Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Пенсионер әби үз теләге белән акчадан колак каккан

Төнге өчтә шалтыраткан билгесез затлар үзләрен полиция хезмәткәрләре дип таныштыра һәм карчыкның "киявен" бәладән йолып калыр өчен акча кирәклеген хәбәр итә.

Вакыйга күпләргә мәгълүм сценарий буенча бара. Әбекәйне йокы аралаш куркуга салган ир-ат үзен полиция хезмәткәре дип таныштыра. Үзе дә сизмәстән киявенең исемен атаган пенсионерга якын кешесенең җинаять эшләгәнлектән тоткарлануын, аны йолып алыр өчен 150 мең сум акча кирәклеген әйтә. Килешкәнлекне белгертеп, алдан 10 мең сум акчаны курьер аша җибәрергә куша.

Әби шулай эшли дә. Акчасын биргәч киявенә шалтыратырга уйлый һәм үзенең алданганлыгын белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса