Пенсионер автобустан килеп төшкән
Бу вакыйгада автобус шоферы гаепле.
Бу хәл Казанда була. 71 яшьлек пенсионер автобуска утырмакчы булганда, шофер ишекләрне дә япмыйча кузгала. Нәтиҗәдә пенсионер урам ягына килеп төшә. Аны күп төрле имгәнүләр белән сырхауханәгә алып китәләр.
Шофер фаҗига булган урыннан кача. Хәзер полиция әлеге очракның шаһитларын эзли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа