Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Парижда һөҗүм иткән террорчылар арасында ике яшүсмер булган

Соңгы мәгълүматлар буенча, терактлар вакытында җиде террорчы үлгән.

13еннән 14 октябрьгә каршы төндә Парижда террорлык актлары сериясен оештырган боевиклар арасында 15тән 18 яшькә кадәр ике яшүсмер булган. Бу хакта «Le Figaro» газетасы «Europe 1» радиостанциясендә әлеге мәгълүматны яңгыраткан суд-медицина чыганагына сылта белән хәбәр итә.

Басма аныклап узганча, әлеге мәгълүматны рәсми рәвештә раслау да, инкарь итү дә алынмаган, дип белдерә РБК.

Соңгы мәгълүматлар буенча, терактлар вакытында җиде террорчы үлгән, аларның алтысы үз-үзләрен шартлаткан, берсе куркынычсызлык хезмәте тарафыннан юк ителгән. Элегрәк сигез боевик үлү турында хәбәр ителгән иде. Париждагы терактлар өчен җаваплылыкны тану турындагы белдерүләрендә "Ислам дәүләте" (эшчәнлекләре Россиядә тыелган оешма) төркеме дә сигез кеше һәлак булу турында әйткән. Хокук саклау органнары белдергәнчә, һөҗүм итүдә катнашучыларның барысы да һәлак булырга мөмкин. Шул ук вакытта алар терактта катнашучылар яки аларның җинаятьтәшләренең качкан булырга да мөмкинлеген дә истән чыгармый һәм куркынычсызлык хезмәтләре аларны эзләүне дәвам итә.

Искәртеп узабыз: Парижданы терактлар сериясе нәтиҗәсендә җомга көнне, соңгы мәгълүматлар буенча 129 кеше һәлак булды, тагын 352се җәрәхәтләнде. Тагын 100ләп кеше авыр хәлдә хастаханәләрдә.

(«Татар-информ»)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса