Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Парижда фаҗига: исән калган тоткын күргәннәр

Парижның "Батаклан" концертлар залына һөҗүм иткән террорчылардан исән-сау котылган тоткын үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашкан.

Шул ук вакытта ул әлеге террористларның гади кешеләрдән бер аермалары да булмау турында белдергән.
Жюльен Пирс сүзләренә караганда, һөҗүм итүчеләр залга арткы яктан башка халык белән бергә кергән. Алар Пирстан бик якын торганнар.
- Алар безнең кебек үк кешеләр. Маскалары да юк, Барысы да ак тәнлеләр. Мин якыннан күргәненә якынча 20 яшь булгандыр. Сакаллы, башына шапка кигән. Беренче карашка ул бер дә террорчыга охшмаган. Калашников автоматыннан бер-бер артлы бер гаепсез кешеләргә атар дип башыңа да китермисең, - дип сөйләгән ул France 24 телеканалына.
Террористлар бер-берләре белән сөйләшмәгән. Бертуктамый кешеләргә атканнар. Мескен халык бер-бер артлы идәнгә ауган.
- Минем өстә бер-ике кеше ятты. Бәлки шул мине үлемнән саклап калгандыр, - дигән Жюльен Пирс
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса