Әлмәт таңнары

«Пар канатлар» Әлмәткә дә кирәк!

Ялгыз яшәүдән туйган, гаилә җылысын, бәхетен тоеп гомер кичерергә теләгән яшьләр өчен әнә шундый клуб, чыннан да, кирәк. Әлмәттә ялгызаклар бихисап күп.

Әнә, ызандаш Азнакай районында «Пар канатлар» исемле клуб эшли башлаган. Район ЗАГС бүлегендә яшьләрне һәр шимбәдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә көтәләр һәм ялгызлыктан арынуда ярдәм итәргә әзерләр икән. Мәгълүматлар сер итеп сакланачак, дип ышандыра клубны оештыручылар. Гаилә корырга үзен әле әзер түгел дип санап, моны һаман саен кичектереп килгән, ә хәзер инде вакытның узып барганын шәйләгән 30 яшьлек, аннан да олырак ир-егетләр һәм гүзәл затлар өчен "Пар канатлар" гаилә кору өчен бик яхшы мөмкинлек!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: