Әлмәт таңнары

Шулай бервакыт...

"Рәнҗерләр бит..." Әсгать Салах нефтьчеләр башкаласында 1990 елда мөстәкыйль татар газетасы "Әлмәт таңнары"н нигезләгән, шуңа милли кыйбла иңдергән шәхес.


Бервакыт мөхәррир янына авылдашы Вәҗи абзый Лотфуллин килеп кергән. Азнакай районында берничә колхоз башына җиткән, ниндидер "казанышы" уңаеннан орденга тиенгән, үз авылына кайтып кабат колхоз башлыгы булган, колхоз хисабына шыңдырып торган нарат бүрәнәләреннән авылда тиңе булмаган зур өй салдырган. Хәзер исә алда аның олы юбилее - газетада мактап мәкалә язарга кирәк икән.
- Безнең газета татар телендә чыга бит, Вәҗи абзый. Ә син урыс газеталары гына укыйсың. Син шуларга мөрәҗәгать ит инде, - дигән мөхәррир.
- Ә син аны каян беләсең?
- Мин үземнең туган авылымда 127 гаиләнең "Әлмәт таңнары" газетасын алганын һәм аларның кем булуларын төнге сәгать икедә уятып сорасалар да әйтеп бирә алам. Ә ул исемлектә син юк. Минем газетаны алмаган, укымаган, аны санга сукмаган кеше турында мактап мәкалә язсак, авылдашларыбыз, газетаны алып, даими укып, танышып барган башка укучыларыбыз моңа нәрсә дип әйтерләр? Рәнҗемәсләрме соң алар? Без мондый гаделсезлекне эшли алмыйбыз...
Хак сүзгә җавап юк. Лотфуллин, бер сүз эндәшми, башын иеп чыгып киткән.
"Акылың алтын икән..."
Редакциягә йомыш белән килгән кеше өчен мөхәррирнең ишеге һәрвакыт ачык. Әнә ишек уемында тагын бер хатын.
- Миңа "Хезмәт байрагы" газетасы кирәк иде.
- Андый газета хәзер чыкмый, сез "Әлмәт таңнары"нда.
- Ә миңа барыбер - мин аларның берсен дә укымыйм. Миңа редакция хезмәткәрләренең булышуы гына кирәк...
- Акылыгыз алтын икән, ханым! Үзегез газеталарны алу түгел, ачып та карамыйсыз, ә үзегезгә аларның булышуы кирәк. Гадел буламы соң? Уйлап карагыз әле! Без газетабызны алган, укып барган, аны хөрмәт иткән кешеләргә генә булышырга хаклыбыз...
Икенче көнне иртүк теге хатын "Әлмәт таңнары" газетасына язылу турында квитанция тотып килгән.
- Менә күптән шулай кирәк иде. Хәзер инде без сезгә булышмый кала алмыйбыз, - дигән мөхәррир.


"Син идеңмени ул?"
Әлфия Афзалова төркеме Әлмәткә гастрольгә килгән. Чыгышларын төшемлерәк итү ниятеннәндер, Әлфия "Әлмәт таңнары" редакиясенә кергән, үзләре турында газетада хәбәр бирүне сораган. Редакциядә мондый кадерле кунак сирәк була - мөхәррир чәй куеп җибәргән. Чәй артында сөйләшә-сөйләшә болар яшьлекләрен искә алганнар.
- Исеңдәме, Әлфия, син Илһам белән 1960 ел җәендә Актүбәгә килгән идегез. Минем анда яшәгән: буровойда эшләгән вакыт. Концерттан соң син клубтан чыктың да, миннән Нефтьчеләр урамын сорадың. Мин сине озата бардым. Син ул урамда бик якын туганнарың яшәве турында әйткән идең...
- И-и, малакаем. Апа белән җизнәй яшиләр иде анда. Мәрхүмнәр инде, бик игелекле кешеләр иде. Бер егет кисәге озата барганын хәтерлим. Син идеңмени ул?
- Әйе, мин идем.
- И-и, малакаем, шишләп соң син минем чыкканны көтмәдең?
- Соң, син бит "Мине көт!" димәдең.
- И-и, малакаем, егет кеше барыбер көтәргә тиеш, әйткәнне көтеп торырга түгел иде инде...
- Мин тәрәзәгезгә караштыргаладым. Туганнарың сине сыйларга тотындылар. Концерттан соң ачыккан идең ахры - бик тәмләп ашый башладың. Минем дә үлә язып ашыйсы килеп китте. Карап-карап тордым да, ашханә ябылагчы дип, шунда чаптым. Ач кешедә кызлар кайгысы баламыни? - дигән Әсгать Салах.
- И-и, Малакаем. Насыйп булмаган инде, - дигән Әлфия. - Насыйп булмаганны басып булмый, диләр бит...

"Бәчели Пырых-пырыхович"
Туксан өченче елда Әсгать Салах Мәскәүгә, "Әлмәт таңнары" газетасы өчен компьютерлар алырга бара. Кунакханәдә аңа Сарытау урысы белән бер бүлмәдә яшәргә туры килә. Танышалар:
- Василий Прохорович, - ди урыс.
- Әсгать Сәхапович, - ди мөхәррир.
- А как это будет по-русски? -дип сорый урыс.
- А как ваше имя будет по-татараски? - ди Салах сорауга каршы сорау биреп. Урыс беравык авызын ачып тора, күзләрен челт-мелт иттерә, шулай да үзенең тинтәк сорау бирүен аңлый. Тик өч-дүрт көн бергә яшәп Татарстаннан килгән "өйдәш"енә үз исеме белән бер генә мәртәбә дә эндәшми - урыслыгын итә. Ә Әсгать Салах исә урыска юри: " Бәчели Пырых-пырыхович, Бәчели Пырых-Пырыхович," - дип өсте-өстенә эндәшә.

"Ошадың әле.."

Алтмыш бернең башы. Казан университетының бер төркем читтән торып укучылары кышкы сессиягә җыелган. Яшәүләре - "Казан" кунакханәсендә. Биредә әле күптән түгел генә Уфадан Казанга күчеп, "Азат хатын" ("Сөембикә") журналында җаваплы секретарь булып эшли башлаган Хәсән Сарьян да яши.

Бер кичне яшьләр "очрашуны юар өчен" икенче каттагы ресторанга төшкәннәр. Ә анда бер өстәл артында дүрт ир-ат кәеф-сафа корып, шау килеп сөйләшеп утыра. Сарьянга танышлар икән, ул:
- Әйдәгез, егетләр, чын шагыйрьләр, язучылар белән таныштырам, - дип иптәшләрен тегеләр янына алып килә. Әдипләр, һәрберсе урыныннан кузгалып, кул биреп үзләре белән таныштыра башлаганнар:
- Мин - Нур Гайсин булам...
- Ә мин Әнвәр абыегыз Давыдов...
- Зәки абзагыз Нури...
Иң соңыннан яшьләр белән өстәлнең арткы башында эре кыяфәттә утырган Шәрәф Мөдәррис кузгала, шулай ук кул биреп күрешә һәм һәр егеткә сорау белән эндәшә:
- Син кем инде, энекәш?
- Мин, абый, Аскыннан. Рәиф Әхмәтов. Район газетасында эшлим.
- Ә син?
- Атым - Нурулла. Башкортстан Югары Советы Президиумында эшлим.
- Ә сине кем дип белик?
- Мин - бөек мишәр халкының данлыклы улы Артур Елховский, - дигән уртача буйлы, озын чәчле, бар йөзенә көләч кояш кебек елмаю җәелгән егет.
- Әт-тәт-тәт-тә, - дигән гаҗәпләнеп Шәрәф Мөдәррис. - Шапырасың түгелме соң?
Егет, елмаюн бераз авызлыклап:
- Андый гадәт бар. Шапырту түгел, шаярту бу!
- Үзем дә шуны сизенәм. Шулай да, энем, кем соң син? Кайларда эшлисең?
- Мин, абзый, бораулаучы, ягъни нефтьче. Әлегә!
- Ә, алайса, мин нефтьчеләрне белмим, - дигән Мөдәррис, арты белән борылып.
- Ә син, абзый, үзең кем буласың? Исемеңне әйтмәдең бит әле, - дигән бераз үпкәле егет, кабат шаярту дулкынында.
- Мин - Шәрәф Мөдәррис, - дигән шагыйрь горур кыяфәт белән. - Танып кал абзаңны: Шәрәф Мөдәррис!
- Мө-дәр-рис? Гаҗәп. Нефтьчеләр дә андый шагыйрьне белмиләр. Юк, юк, белмиләр...
- Ка-ак?
- А вот так! Син бит менә нефтьчеләрне белмисең. Синең каршыңда, абзый, бөтен Союзга даны таралган бораулау остасы, Социалистик Хезмәт Герое Мөгаллим Гыймазовның иң яраткан, иң уңган бораулаучысы басып тора. Ә син: "Белмим", - дисең. Факт?
- Ну, малай, усал икәнсең. Усалның да усалы! Һы! Чыннан да син мишәрме?
- Мишәр.
- Әйтәм аны! Шәрәф абзыеңның цыраена царт иттереп цирттең.
- Үзең ацуны китерәсең бит.
- Ярар, үпкәләшмик, дуслашыйк. Син - мишәр, мин - мишәр. Аня, Зәки белән Әнвәр дә мишәрләр. Безгә ачуланышу килешми. Шулай бит, Зәки?
- Шулай, шулай! - ди Зәки Нури, Шәрәф Мөдәррис кебек үк Чүпрәле мишәре.
- Зәки, сал энекәш белән икебезгә! Әйдә, энем, утыр яныма, кабыйк! Ошадың бит әле син миңа...
Әдипләр белән яшьләр, ике өстәлне бер итеп, тәмам үз булып, дуслашып, күңелле сөйләшеп, шигырьләр укып кич буе бергә утыралар. Табын түрендә танылган шагыйрь Шәрәф Мөдәррис, аның уңында Хәсән Сарьян, сул (йөрәк) ягында исә "усал" бораулаучы егет - "Артур Елховский" (булачак журналист, язучы Әсгать Салах), аның янәшәсендә олпат гәүдәле шагыйрь Зәки Нури, аннан башкалар...
Әнә шул аерым истәлекле, соклангыч җылы кичә егетләрнең күңел түрендә гомергә сакланып калган.
М.Сәхапов

Фото Интернет челтәреннән алынды

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: