Әлмәт таңнары

Операция көтеп арыган ир-ат үзе аяк бармакларын кискән

Диабет белән авыручы элеккеге хәрби, 57 яшьлек ир-ат операция көтеп арыгач, аны үзе ясаган.

Англиядә яшәүче Пол Диббинс аякларын өшеткәннән соң, аңарда диабетик табан чире башлана. Нәтиҗәдә аның аякларын тездән түбән кисәргә кирәк булып чыга. Әмма табибларның эше тыгыз булу сәбәпле операцияне гел кичектереп киләләр. Кабаттан 6 атна көтәргә кирәклеге билгеле булгач, сабырлыгы беткән ир-ат үзе бармакларын кисеп ташлый. Бер сәгать чамасында ул бу эше башкарып та чыга, соңрак хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Хирурглар аны "акылдан шашкан" дип атаса да, операцияне яхшы башкаруы өчен мактый. Хәзер аның аякларын кисәргә җыеналар.

Фото: medikforum.ru

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: