Оныклары белән әби-бабай янып үлгән
Әби дигәнебезгә 50, бабаларына 52 яшь. Оныклары 11 һәм 6 яшьлек кыз балалар.
Бу хәл Арча районында булган.
Янгын төнге ике тулганда башланып китә. Янгын сүндерүчеләр нибары бер сәгатьтән соң гына аны сүндерә алалар. Җәмгысе 69 квадрат метр мәйданны ут чолгап ала.
Алдан фаразлауларга караганда, янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа