Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Оныгын эссе машинада калдырып, аның гомере өзелүдә гаепләнүче Сергей турында авылдашлары: «Ул бик җаваплы кеше иде – язмыштыр»

Бөгелмәнең Ефановка авылында дәү әтисе оныгын саф һава суларга дип үзләренә кунакка алып кайтырга булган. Ике яшьлек баланың юлда йоклап киткәнен күреп, аны уятып торырга теләмичә, оныгын машинада калдырган. Үзе бала уянганчы, йорт эшләренә керешкән, печән чапкан. Көнкүреш мәшәкатьләре белән онытылып, төштән соң гына оныгы янына чыккан. Тик, соңарган,ике яшьлек...

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, бала кызу сугудан зыян күргән, салондагы эсселеккә чыдый алмаган. Россия тикшерү комитеты Татарстан идарәсе җитәкчесенең ярдәмчесе Андрей Щептицкий әйтүенчә, 42 яшьлек Сергей Миськога карата җинаять эше ачылган. Ул Җинаять кодексының 109 матдәсе, 1 бүлеге буенча саксызлык аркасында үлемгә китерүдә гаепләнә. Ир-ат үз гаебен таныган. Әлегә тикшерү эшләре дәвам итә.

Без исә Ефановко авылы кешеләре белән элемтәгә чыктык. Барысы да бу гаилә хакында тәрбияле, имин тормышта яшәүчеләр дип сөйли. Бар авыл шок хәлендә, әле баланы җирләмәгәннәр икән. Сергей Ефановкада яшәмәгән, кайтып кына йөргән..

- Хатыны Людмила белән алты ел элек Ефановка авылыннан җәйге бакча сатып алганнар иде Үзләре Бөгелмәдә яшиләр. Биредә бакчада җиләк җимешләр, яшелчәләр үстерәләр. Бик тырыш гаилә. Соңгы арада аеруча активлашып киткәннәр иде. Йортларын да рәтләделәр. Еш кына алар янына кунакка киленнәре Алла белән улы Александр кайта. Аларның улларын, ягъни оныгын Сергей гел балалар бакчасына йөртә иде әле. Бу юлы ул оныгын балалар бакчасына илтеп тормаган, саф һава суласын дип, авылга алып кайткан. Әмма, нияте генә аянычлы тәмамланган. Бу - аның өчен иң зур җәза. Нигә Аллаһы Тәгалә шул фәрештәдәй кечкенә сабыйны коткарып калу өчен Сергейга берәр юлын күрсәтмәде икән, нигә бала хакында исенә төшермәгән, ул бик җаваплы кеше иде бит, язмыштыр, күрәсең, - ди Ефановка авылын үз эченә алган Спасс авылы җирле үзидарәсе башлыгы Антонина ханым.
Авыл халкы бу вакыйга гаиләдәге татулыкны бозмас микән дип тә борчыла. Авыл башлыгы исә, акыллы, тәрбияле гаилә бу авырлыкны тиешенчә җиңә алыр, ди. Алар белән хәзер психологлар, табиблар эшли.

Эльвира Мозаффар

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса