Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Онга бәяләр артты

Узган җомга көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов икмәк заводында булды, аның эшчәнлеге белән якыннанрак танышты.

Мәгълүм булганча, Әлмәт икмәк заводының халыкка хезмәт итә башлавына ярты гасырдан артык. 50 елдан артык вакыт эчендә ул шактый үзгәрешләр кичерде, җитештерелә торган продукция төрләрен арттырды. Бүген биредә 220 дән артык исемдәге продукция чыгарыла. Әлмәт икмәк заводын калабызда гына түгел, башка төбәкләрдә беләләр, чөнки солод әйберләре Мәскәү, Самара, Санкт-Петербургка да җибәрелә, кондитер продукциясе дә республикадан читтә таратыла. Икмәк-күмәч изделиеләрен якын-тирә районнарда яшәүчеләр дә куллана. Завод җитәкчесе Рәсим Хәйретдинов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта биредә тәүлегенә 18 тонна икмәк чыгарыла, кондитер изделиеләрне дә исәпләсәң, 23 тонна продукция җитештерелә. Әлмәт халкын 60 процент икмәк-күмәч әйберләре белән нәкъ менә әлеге завод тәэмин итә. Шәһәрдәге барлык бюджет учреждениеләренә дә икмәк заводының ипиләре җибәрелә.

Бер яктан караганда барысы да әйбәт кебек, эш бара, яңа төр әйберләр чыгару үзләштерелә. Сәүдә нокталарыннан кире кайткан ипиләр дә эшкә җигелә, аларны кабат эшкәртеп, терлекләр, кош-корт өчен катнаш азык ясап саталар. Әмма завод директорын борчуга сала торган сораулар да бар.

- Кискен генә онга бәяләр артты. Ике атна инде онны югары бәядә сатып алабыз. Бүген Бөгелмәдән он алу тукталды. Без ТР Премьер-министр карары белән фонд бүленешендәге онга күчтек һәм хәзер аны Чаллы КХПсыннан алабыз. Белгәнегезчә, 1 июльдән газга, электр энергиясенә һәм башкаларына бәяләр артты. Бу үз артыннан башка бәяләрнең үсүенә китерә. Россиянең күп кенә шәһәрләрендә ипигә бәяләр үсте инде. Бездә республика җитәкчелеге карары белән ипинең социаль төрләренә бәяләр әлегә элеккеге дәрәҗәдә калдырылды. Тагын бер проблема бар. Он поставкалаучылар бездән тулысы белән алдан түләүне таләп итә. Газ, электр энергиясенә, башкаларына да алдан түләргә кирәк. Шул рәвешчә социаль төргә кермәгән икмәк-күмәч әйберләргә, кондитер изделиеләргә бәяләрне арттырырга мәҗбүр булабыз, - диде Рәсим Гыйматдинович. Аның әйтүенчә, үсеш 15-20 процент чамасы тәшкил итәчәк.

Район башлыгы Мәҗит Салихов барлык эш процессы белән танышып чыкты. Азактан журналистларга биргән интервьюсында ул Әлмәт икмәк заводының безнең төбәктә тотрыклы эшләүче һәм әйдәп баручы предприятиенең берсе булуын ассызыклады. Ремонт эшләре алып барылса да, бер генә цех та туктап тормый, әледән-әле яңа технологияләр, яңа әйберләр чыгару үзләштерелә. Бу юлы да биредә Европада популяр булган кондитер изделиеләренә дегустация бара иде. Мәскәү белгечләре тәкъдим иткән груша-алма, апельсин белән яшел чәйле, кура җиләкле "Шокоминт" чизкейклары, пирожныйлар, рулет һәм тортлар телне йотарлык иде. Бәлки алар тиздән Әлмәт сәүдәсе киштәләрендә дә пәйда булыр.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса