Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Олы йөрәкле әлмәтлеләр балаларны сөендерде

Әлмәт районында яшәүче 13 баланы олы йөрәкле якташларыбыз шефлыкка алган.

Миңлебайның бу 13 баласы арасында өчесе тома ятим, калганнары матди яктан авыр хәлдә яшәүче, яки ата-ананың берсе генә булган гаиләдә тәрбияләнүчеләр. Күптән түгел алар өчен чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Аларны кибеткә алып барып, өсләренә җылы киемнәр алдылар. Олырак балалар киемнәрне үзләре сайлаган, кечерәкләренә кием сайлауда өлкәннәр ярдәм иткән. Балаларны баштан алып аякка кадәр киендергәннәр: кышкы курткалар, кроссовкалар, башлыклар, спорт костюмнары алып биргәннәр. Мондый хәйрия акцияләре күркәм традициягә әйләнгән. Изге эшкә алынучылар - Миңлебай авыл җирлеге башлыгы Илдар Рәхимов белән кибетләр челтәре җитәкчесе Марат Манапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса