Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Олимпиада утының Казандагы юлы билгеләнде

Сочида узачак Олимпиаданы оештыручылар Казанда Олимпиада эстафетасы утының юлын тәгаенләде.

Утны йөртүчеләр Татарстан башкаласына 28 декабрь көнне киләчәк, эстафета үзе 30ы көнне Казанның тимер юл вокзалы янында башланачак. Утны махсус поезда алып киләчәкләр. Аннары ул Болгарга, соңрак Зөя шәһәрчегенә китәчәк. Шул ук көнне кичен утны Универсиада авылы буйлап йөртәчәкләр һәм ул төнгә Универсиада музеенда калдырылачак.

31 декабрь көнне Казан эстафетасы башланачак һәм утны Татарстанның барлык истәлекле урыннарында йөртәчәкләр. Барлыгы утны йөртүдә 370ләп кеше катнаша. Алар арасында танылган спортсменнар, артистлар, сәясәтчеләр, укытучылар, табиплар бар, дип хәбәр итәwww.azatliq.org.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250