Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Октябрь сынамышлары: безне нинди кыш көтә?

Хәзер халык синоптикларга түгел, ә борынгыдан килгән табигать сынамышларына ныграк ышана. Аларга таянып, быелгы кышның нинди булуын белеп була.

Беренче кар юеш җиргә яуса - озака ята, коры җиргә яуса - эреп бетә, дигән сынамыш буенча быелгы кышның инде җитүен чамаларга була.

Шулай ук, беренче кардан чана юлына кадәр - алты атна дигән гыйбәрә дә бар. Димәк, ныклап кыш безгә ноябрь урталарында килергә тиеш.

Синоптиклар исә быелгы кышны чама белән җылы да, суык та булыр дип фаразлый. Әмма узган елгы кебек озакка сузылган җылы көннәр булмас диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса