Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Нурлатта әти-әнисен һәм энесен үтерүдә шикләнелгән 27 яшьлек зат үз-үзенә кул салырга маташкан

Үтерелгән әлеге гаилә әгъзаларының гәүдәләре үз йортларының идән астында табыла.

Үз гаиләсен үтерүдә гаепләнгән 27 яшьлек Нурлат кешесе кулга алына.

14 нче октябрьдә Нурлатта яшәүче ханым хокук саклау органнарына 51 яшьлек ир туганын һәм аның гаиләсен эзләүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Ул 51 яшьлек туганын аның 50 яшьлек тормыш иптәшен һәм 1986 һәм 1992 нче елгы улларын соңгы тапкыр 27 сентябрьдә күрүен хәбәр итә. Гаиләнең өлкән уллары әтисенең кыз туганы янына сентябрь ахырында килә һәм якыннарының Краснодар өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтенә юлыгулары һәм үзенең шунда барырга җыенуы турында сөйли.

Полиция хезмәткәрләре әлеге гаиләнең Краснодар өлкәсенә бармауларын ачыклый.

Гаиләнең Нурлаттагы фатирын караганда идән астында ир белән хатынның, шулай ук аларның 21 яшьлек улларының үтерелеп ташлаган гәүдәләре табыла. Оператив-эзләү чаралары барышында җинаять кылу буенча шик аларның олы улларына төшә һәм ул тоткарлана. Җинаять эшен тикшергән вакытта гаепләнүче үз-үзенә кул салырга теләп, муенына сигез тапкыр пычак белән кадый. Әлегә ул реанимациядә ята.

Гаепләнүче беркайда да эшләмәгән, 2011 елда эчке эшләр бүлегендә җинаять кылган кеше буларак теркәлгән була. Ике тапкыр өйләнеп аерылышырга өлгергән. Абыйсыннан аермалы буларак аның энесе спорт белән шөгыльләнгән нурлатлыларга ул футболчы буларак таныш. Тикшерүчеләр фикеренчә, әлеге гаиләдә тавыш нәкъ менә ике бертуган арасында чыга да. Абыйсы энесен кыйный башлый. Әниләре исә улын якларга алына. Ә егет исә энесен дә, әнисен дә кыйнап үтерә. Өйгә кайтып кергән әтисенә исә пычак кадый. Гәүдәләрне идән астына яшереп, өйдән чыгып кача.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250