Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Нурлатның балалар тудыру йортында янгын булган

Беркем дә зыян күрмәгән

Кичә сәгать 13.55 Нурлатта Пушкин урамында урнашкан балалар тудыру йортының икенче катында янгын чыгу турында билгеле булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Шәфкать туташының бүлмәсе янган. Янгын мәйданы 6 кв.м тәшкил иткән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе - электр җиһазларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү.

Һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерүгә 15 кеше һәм 5 техника, шул исәптән, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән 10 хезмәткәр һәм 3 техника җәлеп ителгән, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250