Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Нәниләр мәктәпкә әзер!

27 апрель көнне балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә "Любознайка"ның 15 еллыгына багышланган бәйрәм тамашасы булып узды. Әлеге чор эчендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үсеш мәктәбен якынча 2 мең бала тәмамлаган.

"Любознайка" балаларны мәктәпкә әзерләүдә әти-әниләргә иң зур ярдәмче булып тора. Чөнки биредә 2 ел дәвамында 5-7 яшьлек нәниләр мәктәп фәннәре нигезләрен өйрәнә. Бәйрәм барышында балалар үзләренең белемнәрен исбатлап та күрсәтте. Төрле уен-бәйгеләрдә катнашты, җырлады-биеде. Чыгарылыш кичәсенә алдагы елларда үсеш мәктәбен тәмамлаган малайлар-кызлар да килгән иде. Алар үзләренең музыкаль номерларын күчтәнәч итеп тапшырды. Бу көнне балалар һәм аларның әти-әниләре рәхәтләнеп ял итте.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250