Билгеләнгән тәртип нигезендә хәзер сунарчыларга «Атып алынган ау ресурслары һәм аларның саны турында белешмәләр» таблицасын тутырырга кирәк булачак. Рөхсәт кәгазенең срогы тәмамланганнан соң 20 көн эчендә әлеге таблицаны рөхсәт кәгазе алган урынга илтеп тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә республиканың хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм аннан файдалану идарәсе матбугат хезмәте.
Шунысы да бар, әлеге белешмәләрне тапшырмаган өчен административ җаваплылык каралган.