Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Нияз хәзрәт Минсабиров: «Ата-ананың хакын белегез!»

Ата-ана хаклары, аларга карата мөнәсәбәт кылу хакындагы сорауларыбыз белән без Әлмәт шәһәренең 1 нче мәхәллә имам-хатыйбы, Әлмәт ислам мәдрәсәсенең мөгаллиме Нияз хәзрәт Минсабировка мөрәҗәгать иттек.

- Әссәләмү галәйкүм, Нияз хәзрәт! Ата-ана хакы турында Коръән Кәримдә һәм Сөннәттә ни сөйләнә? Нинди дә булса аермачык шәргый хөкемнәр бармы?

- Әлбәттә, бар. Коръәндә ата-анага карата ихтирамлы, мәрхәмәтле булу турында бик күп сүрәләр бар, мәсәлән, "Әл-Хакк", "Ән-Ниса", "Әл-Әхкаф", "Локман", "Ганкәбүт", "Әл-Исра" һ.б. Бу сүрәләрдәге аятьләр ата-анага изгелек кылырга өнди, аларга карата яхшы мөгамәләдә булырга куша. Моннан тыш, Рәсүлебезнең сөннәтендә ата һәм ананы хөрмәт итү, аларга рәхмәтле булу, игелек кылу хакында бәйнә-бәйнә аңлатыла.

Хәдистә әйтелгәнчә, ата-анага хәтта "уф" дип тә әйтергә хакыбыз юк. Без аларга бары тик назлы, татлы сүзләр әйтергә тиеш. Һичшиксез, ата-ананы хөрмәт итү әдәп-әхлакның төп баганасы булып тора. Аларны рәнҗетү, сүзләренә колак салмау, эшләрендә ярдәм итмәү Исламда иң зур гөнаһлардан санала. Әгәр дә хак мөселман булсаң, ата-анаңа буйсын, көчеңнән килгәнчә аларның кушканнарын үтә. Үзен тудырган кешеләргә миһербанлы булган бала беркайчан да савабын алмыйча калмас, Аллаһ Тәгалә ата-анасын хөрмәтләгән кешегә җәннәтен насыйп итәр, ин шәъ Аллаһ!

- Шиксез, Исламда ата-ананың абруе бик зур. Нияз хәзрәт, Аллаһ вәсыять иткән әманәтне инкарь итеп, ата-ана хакын үтәмәүчеләрне бу дөньяда һәм ахирәттә нинди җәза көтә?

- Ата һәм ананың ризалыгын ала алмаган кешенең җәзасын татырга Аллаһ язмасын! Иң беренче чиратта үзеңнекен түгел, ата-анаңның йомышын кайгырт, үзең өчен тырышма, алар өчен тырыш. Аларга ачу белән карарга, кычкырырга, алардан йөз чөерергә ярамый. Әти-әнисе карт булса, үз-үзен карый алмаслык дәрәҗәгә җитсә, аларны карау бурычы тулысынча балаларына ята. Ул бурычны үтәмәгән бәндә никадәр олы гөнаһ кылганын белсә иде! Әти-әниеңнең сиңа яхшылык һәм начарлык теләп кылган догалары Аллаһ тарафыннан кабул ителгәнен онытмасыннар иде кешеләр. Бәлки Габдулла Тукайның "Сак-Сок" бәетен искә төшерегез, ата-ананы үпкәлә-түдән сак булырсыз! Ата-ана рәнҗешен алган кеше бу дөньяда да, ахирәттә дә тиешле җәзасын алачак. Ата-анасын хөрмәт итмичә яшәгән кеше үз балаларыннан шундый ук мөгамәлә күрер. Ә инде гүргә керер вакыты җиткәч, намазын калдырмаган, уразасын тоткан, зәкятен түләгән, ләкин ата-анасының бәхиллеген ала алмаган мөселман "Лә иләһә иллә Аллаһ" дип шәһадәт китерә алмыйча үләргә мөмкин.

Пәйгамбәребез с.г.в вакытында үзенең тәкъвалыгы белән билгеле булган Әл-Къама исемле сәхәбә яшәгән. Бервакыт Рәсүлебез с.г.в. янына шул сәхәбәнең хатыны килә, аның үлем хәлендә ятуын һәм шәһадәт кәлимәсен әйтә алмавын хәбәр итә. Пәйгамбәребез с.г.в. Әл-Къама янына өч сәхәбәсен җибәрә, ләкин алар ничек кенә тырышсалар да аңардан шәһадәт кәлимәсен әйт- терә алмыйлар. Үлем хәлендә ятучы Әл-Къаманың теле селкенгән, ләкин нидер аңа комачаулаган, уттан котылырга ярдәм итүче сүзләрне әйтергә ирек бирмәгән. Сәхәбәләр Аллаһның илчесенә бу турыда сөйләгәч, Пәйгабәребез с.г.в.: "Әл-Къаманың әнисе бармы?" - дип сорый. Сәхәбәләр аның карт әнисе исән булуын әйтә-ләр. Пәйгамбәребез с.г.в. аны үз янына чакыртып ала, улының ятакта үлем хәлендә ятуын җиткерә. Улы хакында сорау биргәч, ананың улының аны тыңламыйча, күбрәк хатынын яратуына, аны өстенрәк күрүенә үпкә саклаганы билгеле була. "Менә нәрсә аның телен бәйләп тора", - дигән Аллаһның илчесе һәм ул хатыннан улын кичерүен сорый. Ләкин ананың рәнҗеше көчле була, ул баласын кичерә алмавын әйтә. Бу җавапны ишеткәч, Рәсүлебез с.г.в сәхәбәләренә утын җыярга куша. Гаҗәпләнгән ана утын ни өчен җыела дигән сорау бирә. "Минем Әл-Къаманы учак ягып яндырасы килә", - дип җавап кайтара Аллаһның илчесе. "Күз алдымда улымны учакта яндыруларына йөрәгем ничек түзәр?!" - дип сорый куркынган ана. "Җәһәннәм уты күпкә кызурак", - дип җавап бирә аңа Рәсүлебез с.г.в. Шуннан соң гына анасы улын кичерә. Шул мизгелдә Әл-Къаманың теле ачыла һәм ул шәһадәт кәлимәсен әйтеп дөнья куя.

Карагыз, никадәр эчтәлекле хәдис! Ата-ананың ризалыгын алмыйча, хәтта бу дөньядан камил иманлы мөселман булып китеп тә булмый. Ә ата-анасын рәнҗеткән һәм аларның бәхиллеген алмаган кешенең ахирәттәге газапларын уйлап карарга да куркыныч.

- Хәдистә "Аллаһ ризалыгы - ата-ана ризалыгында, Аллаһ нәфрәте - ата-ана нәфрәтен-дә" диелгән. Ата-ананың риза- лыгын алу нидән гыйбарәт?

- Алдарак сөйләп киткәнчә, ата-ананың ризалыгы баланың аларга карата мәрхәмәтлелегеннән, шәфкатьлелегеннән, изге гамәлләр кылуыннан гыйбарәт. Бала һәрвакыт ата-ана үтенечен башкарырга тиеш. Әлбәттә инде, шәригатькә каршы килсә, аермачык гөнаһ эш булса, ата-ананың үтенечен башкару хәрәм, чөнки Аллаһка каршы мәхлукка буйсыну юктыр. Ләкин калган очракта ата-ана үтенечләре беренчел булып тора.

Икенчедән, әти-әниең әмер итмәсә дә, аларга сөенеч, шатлык китерә торган гамәлләр кылу зарур. Аларга ярдәм ит, хезмәт кыл, кирәкле әйберләрен сатып ал. Бөтен эшләреңдә дә алар белән киңәшләш, алар яратмаган эш эшләгән булсаң, гафу үтен. Хәтта берәр җиргә сәфәргә чыксаң да, аларның рөхсәтен ал һәм хат язып яки шалтыратып тор. Ата-анаң белән элемтәне өзүдән курык, юкса дөньяң да, ахирәтең дә үкенечле булачак. Һичкайчан да алар белән ызгышу, талашу рөхсәт ителми. Әгәр дә син хаклы булсаң, әдәп белән аңлатып бир. Әдәп дигәннән, беркайчан да әти-әниеңә тавыш күтәрмә, алар сөйләгәндә бүлдермичә тыңлап утыр, аларга борчу китерүдән саклан.

Өченчедән, әти-әниеңнән берәр әйбер сораганда ягымлы бул һәм рәхмәтеңне белдерергә онытма. Бирмәсәләр, үпкәләмә һәм ачуланма, гомумән, аларны ялыктырмас өчен, гел әйбер сорап тору ярамый.

Дүртенчедән, ата-анаңның намусын сакла, дәрәҗәсен, малын сакла. Аларның рөхсәтеннән башка малларына кагылма. Башка кардәшләреңнең әти-әниләренә дә ихтирамлы бул. Бервакыт Пәйгамбәребез с.г.в.: "Әти-әниеңне сүгү зур гөнаһлардан санала", - дип әйтә. Аңардан "Йа РәсүлүЛлаһ! Кем инде үзенең әти-әнисен сүгәр?!" - дип сорагач, ул болай дип җавап бирә: "Әгәр дә берәү икенче берәүнең әтисен сүксә, ул кеше дә аның әтисен сүгәр, әгәр әнисен сүксә, аның да әнисен сүгәр". Шуңа күрә үзеңнең генә түгел, башка кешеләрнең дә ата-анасына тел-теш тидерү тыела.

- Мәрхүм ата-ананың нинди хаклары бар?

- Иң беренче чиратта вафат булган ата-анаңның рухына һәрбер намазда дога кылу кирәк. Әти-әниең вафат булса, аларның каберләрен зиярат кылырга, алар исеменнән сәдака- лар бирергә, алар өчен күп итеп догалар, истигъфарлар кылу тиеш: "Йа Раббым! Мине гафу ит һәм әти-әниемне ярлыка, алар мине тәрбияләгән вакытта минем өчен ничек итеп рәхимле булган кебек аларга да рәхимле бул". Дөреслектә, Аллаһка гыйбадәт итүче тәкъва баланың ата-анасы рухына кылган догалары кабул була.

Әти-әниең вафат булган очракта да, аларның дуслары, иптәшләре, туганнары белән элемтәне өзмә, һәрвакыт аралашып тор, хәерле мөгамәлә кыл. Мәрхүм ата-ананың да хаклары бар, бу турыда оныту һич тә ярамый.

- Ислам дине буенча кем өстенрәк: атамы яисә анамы?

- Бу хакта бик матур хәдис бар. Бер кеше Пәйгамбәребез с.г.в. янына килеп: "Йа Рәсүлү-Ллаһ! Кешеләр арасыннан иң зур хөрмәткә лаек кеше кем ул?" дип сорый. "Әни" - дип җавап кайтара Пәйгабәребез с.г.в. "Ә аннан соң кем?" дип сорый кеше. Рәсүлебез с.г.в. янә: "Әни", - дип җавап бирә. Шул ук сорауны өченче мәртәбә биргәч, Аллаһның илчесе: "Әни", - дип кабатлый. Кеше дүртенче тапкырга сорау биргәч кенә, ул "Әти" дип җавап бирә.

Ана ул төрледән-төрле кыенлыклар кичереп баланы тугыз ай дәвамында карынында йөртүче, аннары газаплар белән аны табучы, үз кулларында күтәреп имезүче һәм аякка бастыручы бердәнбер изге җан. Әниләребезне без ничек кенә хөрмәт итсәк тә, нинди генә игелекләр эшләсәк тә, бурычыбызны биреп бетерә алмая- чакбыз. Әлбәттә, Рәсүлебездән с.г.в. кала, аналар - кешеләр арасындагы иң бөек затлар.

Аталарның да хаклары олы. Әти ул гаиләне тәрбияләүче, бар кирәк-ярак белән тәэмин итүче, балаларга терәк һәм үрнәк булучы кеше. Әти кеше гаиләдә баш һәм аның сүзеннән беркемнең дә чыгарга хокукы юк.

- Нияз хәзрәт, ата-ананы хөрмәт итү үрнәкләре төрле пәйгамбәрләрнең тормышында да чагылыш тапкан. Шулар турында сөйләп китсәгез иде.

- Әйе, андый риваятьләр бар. Мәсәлән, Муса галәйһиссәләм Аллаһтан үзенең җәннәттәге юлдашын күрсәтүен үтенә. Аллаһ Тәгалә ул кешенең бер яшь егет булуын һәм кайда яшә-вен әйтеп бирә. Шуннан соң Аллаһ илчесенең аны бик күрәсе килә һәм ул шул егет яшәгән шәһәргә юл тота. Егетнең базарда эшләүче сатучы икәнен белеп, Муса пәйгамбәр көне буе аны күзәтә, ләкин егет тарафыннан кылынган гамәлләр арасында аны пәйгамбәрләр дәрәҗәсенә күтәрерлек бернинди изгелек тә күрә алмый. Төн җиткәч, егет өенә кайтырга җыена башлагач, Муса пәйгамбәр аның янына килеп сәлам бирә һәм үзенең кем икәнен әйтмичә төн кунып чыгу йомышы белән мөрәҗәгать итә. Егет ризалаша һәм аны өенә алып китә. Өйгә кергәч, егет иң беренче итеп бишектә селкенмичә яткан карчыкка сәлам бирә, аннары ризык әзерләп, аны үз кулы белән ашата. Карчык ашап туйгач, ул савытларны юа, карчыкның киемнәрен алыштыра, барлык хаҗәтләрен үтәргә ярдәм итә һәм урын җәеп йокларга яткыра. Шуннан соң гына ул Муса пәйгамбәрне ашата, йокы урынын әзерли һәм намазын укып йокларга ята. Муса галәйһиссәләм гаҗәпләнә: егет төнен намазда да уздырмый, озын-озын догалар да кылмый, зикерләр дә әйтми, гомумән, артык гыйбадәте күренми. Иртә белән егет янә карчыкны ашата, киемнәрен алыштыра һәм хаҗәтләрен үтәргә ярдәм итә. "Син шулай тырышып караган, ашаткан һәм бар хаҗәтләрен үтәгән карчык кем ул? Һәм син аны ашаткач ул күзләрен күккә күтәреп нинди сүзләр пышылдады?" - дип сорау бирә егеткә гаҗәпләнгән Муса пәйгамбәр. "Ул минем әнием, - дип җавап бирә егет, - Мин аны ашатканнан соң ул һәрвакыт күзләрен күккә күтәрә, Аллаһтан миңа җәннәт сорый һәм мине Муса галәй-һиссәләмнең юлдашы булуымны үтенә". Муса пәйгамбәрнең күзләреннән яшьләр атылып чыга һәм ул егеткә үзенең кем икәнен белгертеп аны җәннәт белән сөендерә.

- Шәригать буенча ир кеше өчен кем өстенрәк: әнисеме, хатынымы?

- Ир кеше беркайчан да хәләл җефетен яисә балаларын ата-анасыннан өстен куярга тиеш түгел. Дөреслектә, әти-әниеңнең калган туганнарыңа караганда хаклары олырак. Әлбәттә, хатыныңның һәм балаларыңның да үз хаклары бар, шуңа күрә һәрберенә тиешле хакын бирү кирәк. Әгәр дә, мәсәлән, анаң һәм хатының бер-берсенә карата начар мөгамә- ләдә икән, син, ир кеше, аларны дуслаштырырга тиеш. Икесенә дә яшерен бүләкләр бир, икесен дә ярат, икесенә дә җылы мөнәсәбәттә бул.

- Бүгенге көндә яшьләр тарафыннан ата-анага карата мәрхәмәтсезлек, миһербансызлык күзәтелә. Мондый күренешне ничек аңлата аласыз?
- Әйе, чынлап та бүгенге көндә андый ямьсез күренешләр җәмәгатьче- легебез өчен табигый хәл. Кайбер яшьләр әти-әниләрен тыңламый, аларга ярдәм күрсәтми, хәтта кул да күтәрәләр. Җитмәсә әле, аларның акчасын туздыручылар да бар. Бу инде гомумән оятсызлыкның, әдәпсезлекнең соңгы чиге. Хәзерге яшьләрнең күпчелеге үз тормышын башлап җибәргәч, карт ата-анасы турында оныта, кайберәүләре хәтта картлар йортларына илтеп ташлый. Пәйгәмбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. ата-ананы хөрмәт итмәү ахырзаманның бер билгесе булыр, дигән. Чыннан да, бүгенге көндә кече олыны, олы кечене ихтирам итми. Кешеләр арасында бер-береңне хөрмәт итү, кардәшеңә карата юмартлык, шәфкатьлелек, миһербанлылык юкка чыкты. Ата-ананың сүзеннән чыкмау, аларны олылау һәм аларга ярдәм итү "модадан чыкты". Хәзер инде яшьләр ни тели, шуны эшли. Бу бик аяныч хәл.
- Бүгенге көндә яшьләр Исламга тартыла башлады, Аллага шөкер. Ләкин күпчелек мөселман яшьләренең ата-анасы Ислам кушканча яшәми. Аларга карата нинди мөгамәләдә булырга кирәклеген укучыларыбыз өчен аңлатып китсәгез иде.
- Әтиең, әниең нинди генә халәттә булса да, син барыбер аларга иң яхшы мөгамәләдә булырга тиеш. Ата-ана хакы дингә кагылмый. Әгәр дә алар гөнаһ эшләргә өндәмәсәләр, мөселман кешесе ата-анасының бар үтенечләрен башкарырга тиеш. Әгәр дә ата-анаң Исламда түгел икән, син алар белән тагы да йомшаграк, назлырак итеп аралаш. Дөреслектә, шул юлдан барсаң, син ата-анаңның ризалыгын алачаксың. Мөселманнарның ата-анага, балаларга карата әдәп-әхлагы башка диндәгеләргә дә, динсезләргә дә үрнәк булып тора. Ислам илләрендә картлар йортларының, балалар йортларының юклыгы моңа ачык дәлил булып тора.
- Нияз хәзрәт, "Әлмәт таңнары" укучыларына үзегезнең үгет-нәсыйхәтләрегезне бирсәгез иде.
- Иң беренче чиратта укучыларыгызга Аллаһ Тәгаләдән иман-һидәят сорыйм, Аллаһ аларның мәчетләребезгә килеп гыйбадәт итүләрен насыйп итсен. Һәм дә ата-анасы булган барлык кешеләргә мөрәҗәгать итәм: ата-анагызның хакларын белегез! "Җәннәт әниләрнең аяк астында", - дип әйткән Пәйгамбәребез с.г.в. Ата-анагызга хәерле мөнәсәбәттә булсагыз, беркайчан да үкенмәссез. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә әти-әниләребезне сакласын һәм безгә аларның ризалыгын алырга насыйп итсен! Амин!
Әңгәмәне Айрат ГАТАУЛЛИН алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250