Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әнисен пычак белән куркытып, акчасын талап алган

86 яшьлек әнисеннән акча талаган 56 яшьлек ир-атны полиция тоткарлаган.

Эчәргә яратучы ир-ат тагын спиртлы эчемлекләр алырга дип әнисеннән акча сораган. Әнисе аңа акча бирүдән баш тарткач, ул аның муенына пычак тери һәм үтерү белән яный. Кирәкле акчасын алган ир-ат фатирдан чыгып китә. Ана тиз генә полициягә шалтырата. Түбән Каманың патруль-пост службасы хезмәткәрләре ике сәгатьтән соң аны тоткарлый. Ул элек тә законсыз наркотик матдәләр алганы һәм саклаганы өчен җинаять җаваплылыгына тартылган була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса