Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әнисе белән кызын көчләгәннәр һәм икесенә дә чир йоктырганнар

Тикшерү идарәсе әлеге коточкыч җинаять эшен тикшерүне тәмамлаган.

Тикшерү фаразлары буенча, 2012 елның октябреннән 2014 елның маена кадәр Максим Никитин наркотик кулланган хәлдә Зәй шәһәрендәге фатирында үзе белән яшәүче хатын-кызның 2004 елда туган кызын көчләгән.

2014 елның маенда ул кыз балага карата шушы гамәлләрне танышы Рөстәм Мусин белән берлектә кылган. 24 майга каршы төндә алар берничә тапкыр кызның 32 яшьлек әнисен дә мыскыллыйлар. Әлеге ханым хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә, көчләүчеләр тоткарлана. Җинаять эшен тикшерү барышында Максим Никитинның көчләве аркасында зыян күрүчеләрнең икесенә дә сифилис, кызга моннан тыш С гепатиты йоктыруы да ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса