Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әнисе белән кызы мунчада асылынганнар

Бер ир эштән кайтуга хатыны белән әбисен (хатынының әнисен) өйдә таба алмагач, мунчага барып керә һәм әбисенең асылынып торган гәүдәсенә тап була.

Хатынына кычкырып-кычкырып та җавап ала алмагач, шушы ук участокта урнашкан икенче мунчага кереп карарга тели. Әмма мунча эчтән бикле булып чыга. Ишекне ватып эчкә үтсә, анда хатынының да үле гәүдәсенә тап була.

Дөресме-юкмы, тикшерелмәгән мәгълүматларга караганда, хатынның әнисе психик авырудан иза чиккән булган. Бәлки кызы әнисенең үле гәүдәсен күреп, кайгысына түзә алмаудан асылынгандыр. Бу фаҗига Апас районы авылларының берсендә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса