Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ник Вуйчич Казанга килә!

19 ноябрь көнне Австралиянең мотивацияләүче ораторы, аяксыз-кулсыз туган меценат, язучы һәм җырчы Ник Вуйчич Казанга килә.

Ник башкаланың "Татнефть-Арена" Боз Сараенда чыгыш ясарга җыена. Оештыручылар сүзләренчә, казанлыларны һәм кунакларны гаҗәеп шоу-программа, автограф-сессия, бүләкләр көтә. Шуны да әйтергә кирәк, программа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән оештырыла.

2015 елның 28 һәм 29 мартында Ник Вуйчич "Чиксез тормыш" мотивацияләүче лекциясе белән беренче тапкыр Россиядә (Мәскәү һәм Санкт-Петербург) чыгыш ясаган булган.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса