Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ник кешеләр битараф?

Мине бик тә Әлмәт зияратларының торышы борчый. Үзем Тольяттида яшим, сәламәтлегем буенча улым янына күченеп киттем.

Тормыш иптәшем 40 ел элек вафат булды, ул Бигәш зияратында җирләнгән. Әти-әнием, туганнарым Герцен урамындагы зияратка куелды. Кайткан саен алар янына барып киләм. Әмма һәрвакыт күңелем кырылып кайта. Якыннарны сагынудан гына түгел бу хис, ә биредә сукмакларның югалуы, зияратларның тәртиптә булмавы, теләсә кайда чүп-чар, буяу банкалары ятуы, агач-куакларның җәелеп үсүе күпләрне борчый. Минем Самарадагы һәм Новороссийскидагы зияратларны күргәнем бар, анда апам белән ире, абый җирләнгән. Аларда һәрчак тәртип. Белүемчә, әлеге шәһәрләрдә гыйбадәтханәләрдә эшләүчеләр һәрдаим җыештырып, карап тора. Ник соң әлмәтлеләр дә бу эшкә җаваплы карамый? Мәчетләрдә бу хакта уйлансыннар иде. Кешеләр дә битараф: якыннарының зияратларын чистартканнан соң, чүп-чарны исемсезләрнекенә илтеп түгәләр - монысы һич башыма сыймый. Барыбыз да ахырдан шунда барачакбыз. Әгәр дә сезнең каберегезне пычратып китсәләр? Шушы хакта фикер йөртегез әле, әлмәтлеләр.

Н.Хәйбуллина

Тольятти шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250