Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Нигә шулай?

Бөтен дөньяда һәм дөнья әдәбиятында исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр күп. Ләкин Муса Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, үлеме аша исемен мәңгеләштергәннәре аз. Иртәгә Муса Җәлилнең туган көне.


Шундый танылган шәхес дөньяга аваз салган (!) көн онытылырга тиеш түгел. Бу уңайдан һәр елдагыча шагыйрьнең каладагы һәйкәле каршында искә алу чарасы үтә. Анда төбәк язучылары, шагыйрьләре Җәлилгә багышлап язган иҗатларын бәян итә. Һәрвакыттагыча, балалар бакчаларына йөрүчеләр, мәктәп укучылары шагыйрьнең шигырьләрен әзерләп килә. ӘЗЕРЛӘП...
Туган көне уңаеннан газетаның шушы урынында Җәлил турында яшь буынның фикерләрен урнаштырырга планлаштырган идек. Сораштыру гадәти форматта барып чыкмады. "Муса Җәлил кем ул?" - дигән сорауга "язучы" диюдән гайре җавап алып булмады мәктәп укучыларыннан. Сораштыруда катнашканнар арасында 2, 11, 15, 24 нче мәктәпләр, татар гимназиясе укучылары бар иде. Нинди әсәр язганын да хәтергә төшерә алмадылар, кызганыч. Исенә төшергәннәре "Шүрәле" белән "Су анасы"н Җәлил язган" дип ышанып әйтте. Кайберләре "бик яхшы хикәяләр язган" диде. Исемен мәңгеләштерү мисаллары турындагы сорауга да җаваплар сай булды. Беришләре Казанда гына бу күзәтелә дип җавап бирде, икенчеләре шәһәр урамнарының берсе аның исемен йөртүен, өченчеләре ике урам кисешкән урында һәйкәле дә барлыгын искә алды. Берәүләр исә Әлмәттә аның исеме белән бәйле урыннар юк дип белә. Анысын белмәүләренә, бәлкем, һәйкәлнең нефтьчеләр каласы өчен үтә дә гади, күрексез булуы да сәбәптер. Август аенда, җәзаланган җәлилчеләрне искә алганда, бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов та билгеләп үтте. Шәһәрнең юбилей елында бу тарихи ядкарьне яңарту, зәвык өстәү ихтималы турында да әйткән иде ул.
Булса сораштырганнардан ике укучының гына җавапларын сурәтләре белән янәшә куярлык булыр. Даниэль Неклюдов , 15 нче мәктәпнең 6 А сыйныфы укучысы: "Җәлилне беләм. Ул каһарман-шагыйрь, үлемсез шигырьләр иҗат иткән. Фашистларга каршы сугышкан, тоткында булган. Лагерьда вакытта яшерен оешма төзеп, илбасарларга каршы көрәшен дәвам иткән. Әлмәттә аның исеме белән бәйле урам, шул урамда һәйкәле бар. Иҗатыннан "Суык бабай" шигырен атый алам".
11 нче мәктәпнең 4 нче сыйныфында укучы Алина Гыйззәтуллинаның җавабы кыска, ләкин дөрес юнәлештә булды: "Муса Җәлил - татарның бөек әдибе. Каһарман-шагыйрь. Ватан сугышында немецларга каршы көрәшкән".
- Иҗатыннан кала дөньяга аны тагын нәрсә танытты? - дигән сорауга бер укучы егет шартлатып:
- Ул Берлинны алган! - дип җавап бирде.
Мәктәпне тәмамлаган, һәр кичне диярлек балалар һәм үсмерләр үзәгендә уздыручы егет (исемен танытырга теләмәде):
- Җәлилне татар язучысы дип беләм. Мәктәптә үттек, әсәрләрен хәтерләмим. Мин, гомумән, татар мәдәнияте белән кызыксынмыйм, - диде.
Мин мөрәҗәгать иткән чираттагы ике кызыкайның да җаваплары күңелне җылытырлык булмады. Шундый сорау белән башларын катыруыма гаҗәпләнеп алар: "Мәктәптә хәзер ваще башка нәрсәләр өйрәтәләр, вот ваще башка", - дип кенә җавап кайтарды. Шундый җаваплар ишетүемә шомланып, әллә программада Җәлилнең урынын кысканнармы дип белешеп мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучы танышыма шалтыраттым. "Ваще-то", мәктәп программасына кергән Җәлил. Әйтүләренә караганда, һәр сыйныфта диярлек үтәләр. Ә сыйныфтан тыш чаралар?! Узадыр...
Җәлилнең бер шигыре болай башлана: "Була кайчак гаҗәп күңел каты, бер нәрсәгә җүнләп ис китми..." Аның үлем турындагы бу юлларын яшьләрнең "хәтерсезлегенә" дә багышларга буладыр.
P.S. Рус шагыйре Константин Симонов: "Минем өчен Муса Җәлил сынаулар һәм үлем каршында гражданлык һәм язучылык батырлыгы күрсәткән кешеләрнең үрнәге булды һәм шулай булып калачак", - дип яза.
Рус язучысы Николай Тихонов болай дигән: "Аның "Моабит дәфтәре" - кешенең рухи батырлыгына һәйкәл, бу шигырьләр киләчәк буыннарны дулкынландырыр һәм аларда да аңа охшарга тырышу хисе тудырыр".
Башкорт шагыйре Мостай Кәрим: "Без шуңа горурбыз: аның ялкынлы шигырьләре, үзен үтерүчеләргә һәм дөньяны яңадан канга батырырга теләүчеләргә гаепләү акты булып, озак еллар буена яңгырап торачак", - дигән.
Әмма яңгырыймы соң?!
Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250