Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әнигә 13, әтигә 15 яшь

Җиденче сыйныфта укучы 13 яшьлек кыз әни булган, 3,8 кг авырлыгындагы бәби алып кайткан.

Әти кешегә 15 яшь. Бу хәл Санкт-Петербургта була. Мәктәп җитәкчелеге әлеге хәлне белгәннән соң җәмәгатьчелектән яшерергә тырышкан, дип хәбәр итә LifeNews. Үсмерләрнең әти-әниләре гаиләләре белән дус булганлыктан, укытучылар да, иптәшләре дә малай белән кызның вакытларының шактый өлешен бергә уздыруларына гаҗәпләнмәгән. Быел сентябрь аенда кызның калыная төшүе генә мөгаллимәләрне шиккә салган. Укытучылар аның әнисен мәктәпкә чакырырга мәҗбүр булган. Озак үгетләгәннән соң ана кызын гинекологка күрсәтергә ризалаша. Табиблар кызның җиде айлык авыры барлыгын әйтә. Аннан соң кызны өйдә генә укытуга күчәләр, ә сыйныфташларына аны нык авырып китеп, шифаханәгә ята дип алдыйлар. Кыз 3,8 кг авырлыгындагы малай таба. Сабый дөньяга килгәннән соң бала тудыру йорты хезмәткәрләре хокук саклау органнарына хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса