Әлмәт таңнары

Ничек яшисең, Габдрахман?

Габдрахман авылына 1729 елда нигез салына. Аның исеме бирегә Бугуруслан өязе Гали авылыннан килеп төпләнгән Габдрахман бине Бикмөхәммәт белән бәйле.

Өч гасырга якын дәвердә авыл халкы җир эшкәртү, терлекчелек, умартачылык һәм сәүдә белән шөгыльләнгән. Ата-баба кәсебе Габдрахманда әле бүген дә яши. 540 йортлы авылның кешеләре нефть табу тармагында көч куюдан тыш, рәхәтләнеп мал-туар асрый, биредә көчле умартачылар да бар.

Авыл кешесенә яшәү өчен мәктәбе, балалар бакчасы, барлык белгечләре дә булган табиблык амбулаториясе, җыр һәм бию ансамбле, шулай ук спорт секцияләре эшләп торган Мәдәният йорты, кибет-ашханәсе, пекарнясы, халыкка артык азык-төлеген сату мөмкинлеген бирүче базары, мәчет-мәдрәсәсе бар. Авыл җирлеге территориясендә "Ярыш" агросәнәгать оешмасы уңышлы гына эшләп тора. Әйтергә кирәк, ул районда иң эреләрдән санала. Хуҗалык соңгы елда терлекчелек өлкәсендә әйдәп бара, мисал өчен, үрчем буенча ул районда беренче урында тора.

Габдрахман бизәкләре

Авылны ни-нәрсә күркәм итә? Әлбәттә, аның кешеләре. Тырыш, уңган, булдыклы һәм сабыр авыл кешесе тормышның ачысына да, төчесенә дә түзәргә күнеккән. Аның өчен бала үстерү дә рәхәт, көн саен дәүләт эшенә йөрү дә берни тормый. Ул җәмәгатьчелек эшләрендә актив катнаша, язны, кышны, җәйне, көзне белми рәхәтләнеп бакча үстерә, мал-туар асрый. Бер сүз белән әйткәндә, җанына якын шөгыль табып бер генә минут вакытын да бушка уздырмый.

Андыйлар Габдрахманда да йорт саен. Кемдер лаеклы ялда күпләп кош-корт асрап балаларына ярдәмләшеп яши, кемнеңдер аш-суга осталыгы районда таралып өлгергән (хәер, Габдрахман ипиләрен районда гына түгел, Татарстанда да яратып ашыйлар). Бу авыл республикабызга данлыклы нефтьчеләр, төзүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, композиторлар, артистлар, галимнәр үстергән.

 

Гыйлем эстәп... күрше урамга

Габдрахманлыларның осталыгы авылга килеп керүгә үк күзгә бәрелеп тора. Төзек өйләр, бер-берләрен уздырырга тырышып койган коймалар халыкның матди хәле яхшы икәнлегенә ишарә булса, олы юлдан килүче-китүчеләрне каршылап озатып торучы мәчете булу халыкның иманына күрсәтә.

Мәчетнең булуы ишекләре ачыклыгы бер хәл, сукмагыннан халык өзелмәве мөһим. Бәхеткә, габдрахманлылар Ислам дине кануннарын тотучылар рәтендә. Авыл җирлеге башлыгы Өлфәт Усманов сүзләренчә, азан намазга чакырып тора, бабайлар җомга намазына йөри бирә. Алай гына да түгел, әле соңгы елларда төзелеп куллануга тапшырылган мәдрәсә эшли биредә.

- Әби-апаларыбыз бик рәхәтләнеп йөри мәдрәсәгә. Дин сабаклары да алалар, гарәп графикасын да өйрәнәләр, Аллага шөкер, әби-бабай традицияләре сакланып, балаларыбызга иман нуры иңдерербез дигән өметтә яшибез, - ди бүген дин сабаклары укытучы Әлфия апа Заманова.

Шул ук мәдрәсә бинасында Рамазан аенда авыз ачу кичәләре, Корбан бәйрәмендә барлык шартын туры китереп мәҗлесләр оештырылып тора.

Реклама

- Бу елнын Рамазан аенда бер генә көн дә мәҗлессез үтмәде. Авылдашлар да, читтән кайтучы габдрахманлылар да ашлар уздырды, - дип сөйли авыл башлыгы.

ТР Президенты киңәшчесе, авылдашлары Шәфәгать Тәхаветдинов ярдәме белән биредә мәҗлесләр оештыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Тулы комплектлы кухня гарнитурыннан башлап 60 кешелек савыт-саба комплектларына чаклы ялтырап тора. Рәхәтләрен күрергә язсын.

Рәдифә Ногманова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: