Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ниһаять, әлмәтлеләрне ишеттеләр...

Әлмәттә җәй буена юлларны, ишегалды территорияләрен ремонтлау буенча колачлы эшләр барды.

Ә менә Ленин урамындагы 137 нче йорт башыннан Гадел хөкем йортына кадәр арада тротуар булмау күптәннән кешеләрне борчый иде инде. Быел да көзге пычракларда бу мәсьәлә бөтен кискенлеге белән яңадан көн үзәгенә килеп басты. Чөнки 24 нче мәктәпкә укырга баручылар да шушы ишегалдыннан үтеп йөри. Юлның пычрак булуы өстенә ишегалдыннан бертуктамый машиналар үтеп тора. Һәм менә, ниһаять, безне ишеттеләр. Моңа «Халык контроле»нә язган хәбәр сәбәпче булгандырмы - әйтүе кыен. Иртә белән эшкә барырга чыкканда бордюр кырыеннан чирәм җирне казып алып, тротуар киңлеге ара калдырып, бау сузганнар иде. Кешеләрнең мәнфәгатен кайгыртучыларга рәхмәттән башка сүз юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса