Әлмәт таңнары

«Әни генә белмәсен иде…»

«Кайнар нокта»га җибәреләчәген белгәч, рядовой Шәйдуллинның башыннан әнә шундый уй сызылып үтә. Ватанны саклаучы яшь егет иң беренче булып якыннарын хәсрәткә салырга теләми.

Ә үзе өчен ул шат кына. Чөнки, чын-чыннан ирләрчә сынау үтү перспективасы зур дәрәҗә, дип саный ул. Һәм аның белән бергә Чечня сугышына озатылган барлык егетләр дә шул фикердә була.
Түбән Абдул егете Илшат Шәйдуллинның хәрби хезмәттә булу еллары икенче Чечня кампаниясенең иң актив сугышчан фазасына туры килә. Тыштан караганда тыныч тоелган заманда яшәсәк тә, Илшат, башка яшьтәшләре кебек үк, сугышның ни икәнен балачактан ук белеп - Бөек Ватан сугышы турында китаплардан укып, киноларда күреп үсә. Сүз уңаенда әйткәндә, аның туган көне дә Бөек Җиңү бәйрәме көнне - 9 майда.
Илшатка тормыш арбасына иртә җигелергә туры килә. Аңа унбиш яшь чагында күп балалы Шәйдуллиннар гаиләсе туендыручысыз кала - каты авыру нәтиҗәсендә әтиләре вакытсыз якты дөньядан китә. Йорт-кура мәшәкатьләре бөтенләе белән Илшат җилкәсенә төшә. Ярый әле әтисе аны биш яшеннән печән чабарга да, балык тотарга да үзе белән йөртеп, бөтен эшкә диярлек өйрәтеп калдыра. Ул гына да түгел, һәрнәрсәдә гадел булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә дә өйрәтә әле ул.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң Илшат Яр Чаллы икътисади төзелеш көллиятенең төзүчеләр факультетына укырга керә. Бер елдан аны армия сафларына алалар - 2000 елның 13 маенда ул Самара өлкәсенең Кряж бистәсенә озатыла. Анда тиз йогынты ясаучы 81 нче мотоукчы тынычлык урнаштыру полкы составында яшь сугышчы курслары үтә. Аннары сигез ай дәвамында җиденче мотоукчылар ротасында хезмәт итә. «Ул вакытта Чечня каршылыкларының икенче кампаниясе башлануы турында ишетеп, безне дә анда җибәрү ихтималы барлыгын сизенә идек», дип искә ала ул.
Һәм менә 2001 елның 11 гыйнварында егетләр өч көнлек юлга кузгалалар. Ни үкенеч, кемнәргәдер аннан әйләнеп кайту насыйп та булмаган. Башта поездда баралар, аннары вертолет белән солдатлар Ханкала торак пунктына килеп төшә. 15 айга сузылган даими урнашу урыны шунда була. Боевиклар «кайнар нокта»да аларны чыннан да кызу каршылый. «Безнең вертолетларны ике тапкыр гранатомет белән атып төшерергә теләгәннәрен мин инде җиргә төшкәч летчиклардан гына ишетеп белдем. Даими дислокация урынына төнлә килеп җиттек. Тирә-як ерып булмаслык пычрак. Грозный ягыннан туктаусыз атышлар ишетелеп тора. Шәһәр 2000 елда ук азат ителгән булса да, безнең гаскәрләргә аны калган бандитлардан арындырып бетерү буенча сугышчан хәрәкәтләрдә әле озак катнашырга туры килде», дип искә ала Илшат.
Өч көннән аңа Грозныйны үз күзләре белән күрү насыйп була. «Үле шәһәр» атмосферасы фантастик фильмнардагы кадрларны хәтерләтә - һәркайда җимерек биналар, янучы газ торбалары, шәһәр тирәсендә - ялкын чорнап алган нефть скважиналары. Ул көнне аларның төркеме беренче заданиегә чыга.
Рядовой Шәйдуллинның йөрәгендә ачы хатирәләр белән мәңгегә уелып калган көн - 2001 елның 9 сентябре. Ул вакытта рота берьюлы биш сугышчысын югалта - алар автоколоннаны озатып барганда радио белән идарә ителә торган фугаста шартлыйлар. Һәлак булган егетләр арасында Илшатның Самарада ук бергә әзерлек үткән якын иптәшләре дә була.
Ватанны саклаучы чын егетләр хәтта үзләренең бәйрәмнәре көнне дә яшәү белән үлем арасында калалар - 23 февраль көнне һөҗүм иткән боевиклар белән атышу өч сәгатькә диярлек сузыла.
2002 елның 16 апрелендә демобилизацияләнергә вакыт җиткәч гаҗәеп хәл булды, дип искә ала Илшат. «Туган якларга кайтасы килми иде. Өйне, туган нигезне сагыну башка хис белән алышынды - хәзер инде без туганнан да якын кешеләргә әйләнгән, бер-беребез өчен терәк-таяныч булган иптәшләребезне сагына башладык…» Ләкин туган йортка якынайган саен тизрәк анда кайтып керәсе килә аның. Якыннары һәм туганнары гаилә кочагында рядовой Шәйдуллинны җылы итеп каршы алалар. Ул шуны белеп ала: «кайнар нокта»да хезмәт итүен күпме генә яшерергә теләсә дә, кыз туганнары аны әниләренә әйтми кала алмаганнар. Исән булган булса, улы белән ничек горурланачагын уйлап, Илшат әтисенең хәрби билетын ача һәм тораташтай катып кала. Баксаң, ул Венгриядә хезмәт иткән әтисенең бөтен хәрби белгечлекләрен кабатлаган икән. Укчы, снайпер, БТР наводчигы булган, Илшатның хәрби билетында бу юллар күчергеч белән язылган кебек, тик соңгысы гына БМП-2 наводчик-операторы буларак яңгырый.
Туган туфрагына буш кул белән кайтмый Илшат Шәйдуллин. Ул икенче дәрәҗә «Сугышчан батырлыгы өчен» һәм «Кыюлык өчен» медальләре белән бүләкләнә. Ә инде 3 нче дәрәҗә «Хезмәттәге аерымлыгы өчен» медаленә ул соңрак, дәүләт янгынга каршы көрәш службасының ТР буенча икенче федераль янгынга каршы отрядында хезмәт иткәндә лаек була.
Бүгенге көндә Илшат 15 нче янгын частеның каравыл начальнигы вазифасында хезмәт куя. Тормыш иптәше Венера белән ике бала - алты яшьлек Данис белән тугыз айлык Риананы тәрбияләп үстерәләр. Үзен бик бәхетле, һәрчак эше уңучан кешегә саный ул. Тик менә бер хыялы бар икән - ул да булса фатирлы булу. Шунысы куанычлы, мондый егетләрне бездә онытмыйлар. Район хакимиятендә Илшатка ярдәм итәргә - җәйгә йорт җиткерү өчен участок бүлеп бирергә вәгъдә иткәннәр.
Ю. Григорьева

Фото Интернет челтәреннән алынды

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: