Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Нәдердә яшәүче Икълимә апа тайны буйсындырган

Сугыш елларының авырлыгын Кама-Исмәгыйльдән күченеп, Гөлбакча авылында үсмер елларын үткәргән, тормышка чыккач Нәдердә гомер итүче Икълимә Хаҗиева да үз җилкәсендә татыган. Сугыш башланган елны аңа 15 яшь була. Ул вакыттан соң күпме сулар акты, күпме җәйләр килде. Икълимә апага да шушы көннәрдә 89 яшь тулды. Әмма сугыш михнәте тыл каһарманының...

- Онытырлыкмы соң ул елларны?! Җиденче сыйныфтан соң ахыргы сынауны биреп кайтуга колхоз идарә- сеннән эшкә чакырып килгән иделәр үземне. Төштән соң сабанга чыгып киттем. Колхозыбыз Бишмунча хуҗалыгына кушыласы язда дүрт ат җи- гелгән чәчкеч белән берүзем бөтен басуны чәчеп чыктым. Авылыбыз җире 160 гектар иде. Ул вакытта колхоз рәисе булып Мәүлет абый Әхмәтҗанов эшләде. Соңрак аның белән күрешеп сөйләшкәндә дә бу елларны елый-елый искә төшердек. Хез- мәт фронтында эшләү минем әнә шуннан башланды, - дип искә ала тормышының иң авыр елларын әле бүген дә Икълимә апа. - Мин, 15 яшьлек үсмер кыз, сабан сөрдем, тырмаладым, чәчтем, лобогрейка белән дә, кул белән дә урак урдым, көлтә бәйләдем. Көлтәләрне ат арбасына төяп ындырга ташыйбыз, аннан киптереп, чабагачлар белән сугабыз. Икмәкнең һәр башагын, бөртеген кул белән эшкәртеп үстерә идек бит ул елларда. Алай гына да түгел, ат белән Бөгелмә элеваторына да үзебез ташый идек. Гадәттә төнгә каршы чыгып китәбез. 4-5 чакрым үтәргә өлгермисең, караңгы төшә башлый. Атларны ашатып, бераз ял иттерергә генә туктыйсың, үзең турында уйларга вакыт та калмый. Бөгелмә безгә 60 чакрым. Ә юлның күп өлеше тауга таба. Микулин таулары бик күп җәфалады безне. Атлар арыгач, утырып елаган чаклар да булгалады. Боларны искә төшергәндә йөрәк хәзер дә "жу" итеп китә.
Авылдагы ир-атлар фронтка яки трудармиягә, заводларга эшләргә алынып бетте. Колхоз үсмерләр белән картлар, хатын-кызлар кулында калды. Апаларның барысы да бала-чагалы. Мине 1945 елдан башлап ике кыш рәттән Ширәмәткә урман кисәргә җибәрделәр. Биш ир-ат кискән утынны ат җигеп берүзем ташып тордым. Әле дә истән чыкмый, безне бер урыс кешесенә фатирга керттеләр. Өйдә зур мич, мич башын иркен итеп, анда йоклар өчен җайлап эшләгәннәр. Малайлар - мич башында, Талип абзый үзенең толыбын җәеп идәндә, ә мин аның толыбы итәгенең бер почмагында песи кебек бөгәрләнеп ята идем.
Эшнең авырлыгы бер нәрсә, әле бит аның ул еллардагы салкынлыгы әйтеп бетергесез иде. Кыш буе кырык градустан төшмәгәндер. Урмандагы чана тавышы ике-өч чакрымга кадәр ишетелеп торды. Һәрберебезнең өс- тендә юка кием, җил үткәрә. Ярый әле инәй миңа чалбар тегеп биргән иде. Чөнки мин һәрвакыт атлар белән эшләдем һәм ир-атлар арасында булдым. Чалбар минем өчен нык, ышык кием булды. Хәзер дә инәйгә рәх- мәтләр укыйм. Ул чакта аны аңлап та, бәяләп тә бетерелмәгәндер. Ат белән барган ерак юллардан төннең теләсә кайсы вакытында кайтып керсәм дә, "Яңа гына йокыга киткән идем, кызым" дип каршы ала иде инәй. Баласы ерак юлда булгач, тынычлап йоклый да алмагандыр бичара.
Мин ат җигәргә 12 яшьтә өйрән- дем. 11 яшем тулгач әти үлде. Энем Шәйгәрдәнгә 9, Даригага 3 яшь иде. Безнең әти такта яручы булып эшләде. Ул вакытта тактаны кул белән ярдылар. Бик зур көч сорый торган хезмәт иде ул. Бүрәнәне биек кузлага менгереп беркетәләр дә, озын кул пычкысы белән бер кеше өстән, икенчесе астан тартып яралар иде. Остарак кеше гадәттә өстән, көчлерәге астан тарта иде. Әти һәрчак өстә, Габдрахман абзый аста булды. Авылыбызда төзелгән байтак кына йортларга аларның көче кергән.
Инәй фермада сыер сауды һәм мәктәпне дә карый иде. Чөнки мәктәп өчен аз булса да акча түләделәр. Әни кичке савымга барганда мин аның белән мәктәпкә кадәр ияреп, шунда идән юарга кала идем. Ә инде иртәнге савымга барышлый мәктәп мичен ягып китә, кайтканда томалый иде. Мин, алай-болай булмасын дип, мичнең янганына күзәтчелек итә идем.
12 яшем тулгач, җәйге каникул чорында, фермада савылган сөтне Бишмунчага май заводына ташырга билгеләделәр. Атны үзем җигәргә һәм туарырга шул вакытта өйрәндем. Ә инде бишенче һәм алтынчы сыйныфта укыганда сөт ташучы булып эш- ләдем. Сөт заводындагы апалар, мине кызганып, флягаларны үзләре төшереп, йөртеп, кабаттан төяп җибәрә иделәр.
Нәдердә дә ир-атлар башкара торган эшләрдә булдым. Ирем Фазлый белән икебезгә ике ат җигеп, Кәшер авылындагы МТСтан тракторларга ягулык ташыдык. Икәү баргач, миңа җиңелрәк була иде. Ягулыкны Фазлый төяшә, ә менә авылга кайткач, икебезне ике басуга җибәрәләр. Тракторлар төрле басуда бит. Аларга ягулык салганнан соң яртылаш калган мичкәне арбага салырга кирәк. Тракторчылар гел синең яныңда тормый, үзләренә бирелгән норманы үтәргә ашыгалар. Ул чакта интеккәннәрне сөйләп кенә бетерә торган түгел. Арбаның арткы ягын кендегеннән чыгарып җиргә төшерәсең, мичкәне тәгәрәтеп менгереп арбага саласың, аннан арбаны тагын кендеккә утыртасың. Мичкәләр-нең барысы да 200 литрлы иде, димәк, яртысы 100 литр. Әле ул, җитмәсә, бер метр биеклектә һәм колач җитмәслек юан. Минем үземнең буем метр ярым гына иде. Ничек түзелгәндер?!
Колхозда яхшы йөри торган атларга һәрчак кытлык булды. Печән алып кайтырга ат сорап барсаң, мондый атларны сиңа бирмиләр, "ат кирәк булса, әнә тай өйрәтегез, үз көегезгә җигеп йөрерсез", диләр иде. Иремә дә шулай әйткәннәр. Ул бит Бөек Ватан сугышы ветераны һәм икенче группа инвалид иде. "Кайгырма, әйдә, алып кайт, җигешермен", дигәч, беркөнне тай алып кайтты бу. Тай чәбәләнә, сикерә, якын килергә дә куркыныч. Мин башта тайны сыпыргалап тынычландырдым, авызлыгын бө- тереп боргычлап эләктердем. Буйга кыска булсам да, минем кулларым яшь чактан ук бик көчле булды. Тәки тайны җиктек.
Авылдагы колхозчы тормышының барлык авырлыкларын да баштан кичердек. Чалгыларны да үзем чүкеп, үткенләп җибәрә идем. Мине бу эшкә әти кечкенә чакта ук өйрәтеп калдырды. Гөлбакчада чакта печән өмә- ләрендә мин ир-атлар рәтендә чаба идем. Олырак абзыйлар үземне мактап: "Икълимәнең кулында чалгысы уйнап бара", дияләр иде. Килен булып төшкәч, Нәдердә дә борчак чапканда Фазлый минем арттан төшә иде. "Алдан барсам, я үкчәне кисәрсең", дип курыкты.
Мин бит әле сугыш елларында Казанда самолетлар ясый торган 22 нче заводта да эшләдем. Ошамады миңа шәһәр тормышы. Эшем дә авыр түгел иде, туганнарымны, авылны нык сагындым. Хәтта ике тапкыр качып та кайттым. Инәйнең энесе - сугыштан яраланып кайткан Габдулла абзый авыл Советы рәисе булып эшли иде. "Апаем, мин генә алып калдым сине. Югыйсә төрмәгә утыртырлар иде", дип әйткәнен әле дә хәтерлим.
Хәзер авыр чаклар артта калды, тормышлар мул, җиңеләйде. 25 сутыйлы бакчаның да эшкәртмәс өчен яртысына печән чәчәбез. Мал асрамагач, печәне дә кирәк түгел. Бәрәңгене дә аз ашыйбыз. Шөкер, кибеттә бөтен нәрсә дә бар, акчаң гына булсын. Пенсияне дә вакытында бирәләр. Һәр көнне сөенеп, балаларга һәм оныкларга тәүфыйк һәм сәламәтлек бир дип догалар укыйм.
Шулай да бер үкенечем, яшь чакта тормышка ашмаган хыялым калды - атка малайлар кебек сикереп атлана алмадым. Күпме өйрәнергә тырыштым, булмады. Сәбәп буйның кыс- калыгында дияр идем, миннән дә тәбәнәк буйлы малайлар ат сыртына тотыналар да, сикереп атланалар. Ә мин атлану өчен атны киртә буена алып килә идем. Малайлар белән ярыштырып, ат чаптырган чаклар да, ач торган чаклар да булды. Бер тапкыр да аттан егылмадым.
Ирина АПАЧАЕВА әзерләде
Фото шәхси архивтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса