Әлмәт таңнары

Нәдер авылында “Урам бәйрәме” үтте

"Милли мәдәният көннәре" кысаларында Нәдер авылында "Урам бәйрәме" булып узды.

Әлеге чара ел саен традицион рәвештә Нәдер авыл җирлегендә оештырыла. Бәйрәмгә авыл халкы урамнарны, ишегалларын тәртипкә китереп, коймаларны, капкаларны чиккән сөлгеләр белән бизәп алдан әзерләнә. Бәйрәм узачак урам жирәбә ярдәмендә билгеләнә. Быел Сөембикә урамы җиңде. Нәдергә районның татар фольклор коллективлары да чакырылган иде.

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: