Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Навигатор хәләл ноктага илтә

Интернет, заманча телефон, планшет аша Россиянең 20 шәһәрендәге теләсә нинди хәләл оешманы эзләп табарга мөмкин.

Махсус навигаторда мәгълүматлар көн саен яңарып тора.

Навигатор булдыру теләге Мәскәүдә туган. Эшлекле сәфәр белән илнең башкаласына барган мөселман яшьләре якын-тирәдә мәчет таба алмый. Җомга намазына эләкмәгәч, егетләрнең нык кына кәефе кырыла. Шуның нәтиҗәсе буларак, "ХәләГид" дип аталучы проект барлыкка килә. "ХәләлГид" сайтына кергән кеше кафе, кибет, мәчетләр турында тулы мәгълүмат таба ала. Кая урнашкан, ни белән шөгыльләнә. Фотографиясе дә бар. Навигаторның зур үзенчәлеге: анда үзең теләгән объектны өстәп куярга мөмкин. Көздән башлап мобиль версиясен дә җибәрделәр. Телефон, планшет, Android һәм iOS аша аны күреп була. Проект барлыгы 20 шәһәрдә эшли. Оештыручылары исә, якын киләчәктә объект атамаларын инглиз, төрек, гарәп телләренә тәрҗемә итәргә ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250