Наркоман 6 айлык баласы белән кибеттән әйбер урлаган
Бу вакыйганы җирле халык әле дә шаккатып сөйли.
Бөгелмәдә яшәүче ир 6 айлык баласын күтәреп кибеткә керә һәм аннан 3000 сумлык гигиена өчен электроприборлар урлый. Ярты әйберен ул бала киеме астына яшерә. Әмма кибеттән чыкканда махсус приборлар кычкыра башлый. Ирне кулга алалар. Моңарчы да ул шуңа охшаш җинаять кылган булган. Наркотиклар куллануын да ир яшермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа