Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Җәнҗалчы әлмәтле 360 сәгать бушка эшләячәк

Танышының сәламәтлегенә җиңелчә зыян китергән һәм үтерү белән куркыткан өчен әлмәтлене хөкем иттеләр.

Суд ачыклаганча, элек хөкем ителгәне булмаган Олег Игнатьев 31 июльдә төнлә Кләмәнтәй авылы янындагы урман эчендә исерек хәлдә танышы И. Сорокин белән җәнҗал куптара һәм аның башына суга. Аннары шул ук торак пунктның Мәдәният йорты янында аны типкәли һәм кыйный. Шулай итеп Сорокинның сәламәтлегенә җиңелчә зыян сала. Өстәвенә үтерү белән яный.

28 сентябрьдә булган суд утырышы гаеплене 360 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем итте. Хөкем карары үз көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса