Мылтыгың бармы?
Республика халкы әлегә хәтле яшереп тоткан коралларын "чыгара" башлаган.
Мисал өчен, 14 апрельдә Аксубай районы Иске Тимошкино авылыннан 39 яшьлек хатын полиция җирле бүлегенә 16 калибрлы «ЗК» ау мылтыгын китереп тапшырган.
2015 елның 1 мартына республиканың 28568 кешесе төрле маркалы коралларыннан котылган. Араларында 8 пулемет, 3 танкка каршы корал, 26 гранатомет, 55 автомат, 658 винтовка һәм карабин, 121 кг шартлаткыч матдә, 170 снаряд һ.б бар. Законсыз сакланган коралны тапшыру өчен 500 сумнан башлап 3000 сумга чаклы бүләкләү каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа