Әлмәт таңнары

Мунча

Алтмышынчы ел башында безнең бригада Карабаш сусаклагычы янында скважина бораулады. Күпчелек ул чор кешеләре "Карабаш диңгезе" дип әйтәләр иде аны. Февраль ахыры, утыз градуслы суык көннәр. Скважинаны тәмамлап киләбез - эшнең катлаулы чагы.

Девон катламыннан нефтьне тизрәк куып чыгару өчен җир астына су кудыру ысулын уйлап тапкан һәм һәрҗирдә шуны кулланган чор. "Законтурное заводнение" диләр иде аны русча. Катламнарда басым көчле. Ашалган борауны алыштырырга күтәргән вакытта "шәм"нәр тулы су була. Аны борып ачып җибәрүгә ирек- кә чыжылдап "сифон" бәреп чыга. Су ташкынында коенмас өчен, бораулаучыларга бу мизгелдә кем ничек булдыра ала - шулай качып котылырга туры килә. Ләкин һәрвакытта да котыла алмыйсың ул душтан, чыланасың. Безнең елларда шул шартларда киеп йөрергә рәтле аяк киеме дә юк иде. Кыш, суык. Мондый көннәрдә кияргә киез итек бар, ләкин аны лычма суда ничек киясең? Кирза итек белән дә аякларың туңа.
Бер төнге вахтада ул "сифон" безне коендырды гына. Аяклар да, өс киемнәре дә лычма су булды һәм суыкта бозланып катты. Вахтаны тәмамлап, автобуска кереп утырдык, ә аның җылыткычы эшләми. Кайтып җиткәнче суык тәмам үзәкләргә үт- те. Хатын өйдә юк, эшкә киткән. Мин чишендем дә, коры киемнәр киеп, Азнакайның Эн- гельс урамындагы мунчага чаптым. Иртән анда кеше күп бул- мый. Ике-өч ир-ат пар бүлмәсендә ашыкмый гына себерке белән чабыналар. Ә минем андый нәрсә юк.
- Егетләр, буровойдан бик нык өшеп кайттым, зинһар, бе- регез себеркегезне бирегез, - дидем. Миннән шактый олы бер абзый чабына торган себеркесен берсүзсез миңа тоттырды. Ләүкәгә менеп, пар кранын ача төштем дә, ашкынып чабынырга тотындым. Пар да кызу, себерке дә әйбәт - чабынам да ча- бынам, тик тәнгә җылы үтми. Парны тагын ача төштем. Ләүкәдәге мунчачылар кызудан качып аска шылдылар. Тагын чабынам. Баш пешә, кул бармакларындагы тырнаклар пешә, ә тәнгә җылы һаман үтми. Инде себеркем дә тузып бетте. Төшеп мунчачылардан калган иске себеркеләрне җыештырып мендем. Башыма майканы бәйләдем, кулларга оекбашлар кидем дә, тагын бар көчемә чабына башладым. Чапмаган җирем калмады. Әллә биш, әллә алты тапкыр ме- неп төштем ләүкәгә, ә тулысынча канәгатьләнә алмадым. Коендым да, кайтып йокларга яттым. Шунысы хак: мунчадан мин сәламәтләнеп кайттым, салкын тию дигән нәрсә булмады.
Икенче көнне иртән хатын:
- Тәнең нишләде? - дип сорый. Яфраклары коелып беткән себерке чыбыклары белән үземне кыйный-кыйный һәр суккан җирдән тәнгә кан сауган булып чыкты.
Бүген ял - шимбә. Минем уй- да тагын мунчага бару. Ә хатын: "Әйдә, Әлмәткә кайтып килик," - ди. Җыендык та киттек. Анда хатынның ата-анасы, туганнары үз йортлары белән яшиләр. Ба- бай белән әби бик уңган, булдыклы, тормышчан кешеләр иде. Минем өчен иң тансыгы - кайнар мунча. Бәлки бүген минем тәнгә, ниһаять, җылы үтәр. Мунча шәп - шуннан да әйбәте булмыйдыр. Ләкин бу юлы да өч мәртәбә чабынуга карамастан, аның кайнарлыгы тиешенчә тәнгә үтмәде. Алдагы атналарда яңадан берничә тапкыр кергән мунчалардан соң гына минем тәнем кайнарны тоя башлады. Бу вакыйга минем өчен олы сабак булды. Элек тә мин мунча керүнең кеше сәламәтлеге өчен чиксез файдалы чара икәнен аңлап яши идем. Өч ел дәвамында Чирмешән районының Лашман авылы урта мәктәбендә укыганда язгы каникулга Кара Чишмә авылы белән Түбән Абдул арасындагы "Коры елга" дип аталган чокыр аша кайттык. Өч елда да ул чокыр былкылдап язгы салкын су белән тулган бу- ла иде. Башка юл юк. Кем калуштан, кем чабатадан, кем итектән, ә карлы-бозлы су - боттан. Чапыр-чопыр шул суны ерып чыгабыз да, итек-калушлардан суны агызып, юлны дә- вам итәбез. Хәзер инде салкын тимәсен өчен бер-беребезне әйдәләп, йөгерә-чаба кайтабыз. Сыйныфташлардан берәүләр- нең өйдә мунчасы көтә, икенчеләрдә мунча юк. Безнең дә юк. Сугышка китеп югалган әти, бахыр, мунча түгел, яңа өйне дә тиешенчә җиткерергә өлгерми киткән. Дустым Әлфрит Гыйззәтуллин моны яхшы белә - шуңа мунчага мине дә чакыра. Кызу парда чиратлашып берничә мәртәбә чабынабыз.
Авылда бит шулай иде ул елларда: мунчасы булган күршең үзе өчен генә якмый аны, мунчасыз күршеләрен дә чакыра - кертә, чабындыра, коендыра. Кыргыз Әхмәдулла абзый сугыштан исән-имин кайткач, чи- тәннән мунча салды. Ике катлы читән арасында җир. Мунча өлгергәч, алар башта күрше-күләнне кертәләр иде. Моның сере гади: җир мунча кышын исле була. Бигрәк тә беренче керүчеләр өчен. Аны Әхмәдулла абзый яхшы белә һәм һәр мунчага килгән кешегә җиткереп тора: "Озак кермәгез, тиз чыгыгыз, исерүегез мөмкин, сак булыгыз!"
Бервакыт аларның мунчасын бергә барып керергә балачак дустым Җәмил ("Балыкчы малайлар" хикәясендә Малик про- тотибы) мине чакырды. Ике дус очраша калсак сөйләшмәгән те- мабыз калмый иде. Мунча керә-керә артыгын сөйләшеп таш- ладык ахры, мин исерә башлавыбызны сиздем.
- Тизрәк чыгып сызыйк, малай, исерәбез бит, - дим. Җәмил нәрсә эшләргә белми, чайкалып утыра. Мин ишекне ачып куйдым да, Җәмилне тарткалый- төрткәли киендереп, мунчадан тизрәк саф һавага алып чыктым. Һавага чыккач, исерүебез үзен тагын да ныграк сиздерде. Алпан-тилпән килеп, көчкә өйгә кайтып җиттек. Ә бит мунчада ис тиеп теге дөньяга китүләрен сизми дә калган якыннарыбыз, күршеләребезнең очы-кырые юк. Мунча гына диеп булмый, анда да бик сак булу кирәк.
Үскән чакта үзебезнең мунчабыз булмау мине бик нык кимсетә иде. Олыгайгач, шөкер, үз гомеремдә алты мунча төзү насыйп булды. Юк, үзем генә түгел. Унынчы сыйныфны тәмамлаган 1952 ел җәендә күршем, балта остасы Кәлимулла абзый белән сугыштан ике аягын да өздереп кайткан Минһаҗетдин абзыйларның иске мунчаларын сүтеп (ул мунчаны без дә еш керә идек) усак бүрәнәләреннән яңа мунча салып куйдык. Кәлимулла абзый миңа бүрәнәләрнең кайрысын, ботак-чатагын юнып торырга гына кушса да, остага карап мин дә бурарга өйрәндем һәм икеме, әллә өчме көн эчендә мунчаны өлгертеп тә куйдык.
Әлмәттә бабай (хатынның атасы) белән икәү иске мунчаны яңартып төзедек. Хатын да булышты. Ни дисәң дә, үзебез керә торган мунча бит.
Сиксәненче еллар башында Нолинка авылының урман авызында миңа дүрт сутый кишәрлек бирделәр. Биредә озак еллар колхозның алма, чия бакчасы булган, ә бер кышны агачларга суык тигән. Шунда халык "Дача бистәсе" төзи башлады. Без дә, кирпеч алып, мансарда белән бәләкәй генә җәйге өй төзеп куйдык. Тимер мич ясатып, аның бер почмагында мунча да әмәл- ләдем. Бакчаның урыны матур - кул сузымында урман, кырыйда гына саф сулы инеш ага, буа- да керкә (форель) балыгы уйный. Җиләк, чикләвек, гөмбә, төрледән-төрле дару үләннәре әзерлибез кышка - бер гыйбрәт. Җомга көнне кичен эштән кайтабыз да, тиз генә җыенып хатын белән икәү машинада бакчага китәбез. Барып җитүгә, мин урманнан бер кочак коры усак ботаклары җыеп чыгам һәм мунча ягып җибәрәм. 40-50 минутта ул өлгерә. Хатын да кичке ашны өлгертә, чәй кайнаган. Радио сөйләп тора. Караңгыга чаклы бакчада эшлибез дә, мунча кереп ятып йоклыйбыз.
Икенче көнне дә кичен мунча керәбез. Якшәмбедә дә кайтып китәр алдыннан мунча. Кайсы ял көннәрендә балалар, онык- лар килә.
Бер елны безнең бакчалар янында кемдер диләнке алып, өй бурасына усак бүрәнәләре әзерләде. Бүрәнәләрне алып киткәч, хатыным белән икәү шунда ярыйсы гына калынлыкта агач башларын җыеп алдык. Яшьлектә бурарга өйрәнгән ке- ше бит - мунча бурап куйдым. Тик безгә аның эшен тәмамлау насыйп булмады, чөнки гомер буе хыялда яшәгән йорт салу мөмкинлеге туды. Агропоселокта кишәрлек алып, йорт салып, бер елдан мунча да өлгерттек. Ул йортта җиде ел яшәдек. Аннан Әлмәткә күчтек. Без алган йортның мунчасы юк иде. Нарат агачыннан шәп итеп биредә дә мунча салдык, бураны кирпеч белән тышладык, эчен дә нарат такталары белән эшләп куйдык. Инде унынчы ел шуның рәхәтен күреп яшибез.
Мунчаны без ислам йоласы буенча җомга көнне керәбез. Ләкин бу атнага бер генә керәбез дигән сүз түгел. Теләк булганда атнасына ике, өч тапкыр да ягабыз, бигрәк тә җәен бакчада мәш килеп эшләгән көннәрдә. Кызу парда озаклап тирләп утыру (тир белән тәндәге зарарлы матдәләр чыга), каен себеркесе белән аякларны, җилкәләрне пешекләү - үзе бер рәхәт.
Мунча - халкыбызның гомер-гомергә сәламәт яшәтү чарасы. Аның кадерен белеп яшәгән кеше нык сәламәт, саулыклы була. Моны тормыш үзе күп мәртәбәләр дәлилләгән. Безгә мунчадан аерылырга язмасын - шуны телик.
Әсгать Салах
язучы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: