Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мәскәүләр бездән акча талый

52-62 яшьлек өч кеше шушы көннәрдә мошенникларның чираттагы корбаннары булган. Алар җәмгысе 82500 сум акчаларыннан колак какканнар.

Кеше үз хаталарында өйрәнә, дип белми әйтмәгәннәрдер. Күп тапкырлар тәкърарлап торсалар да, чит хаталардан һичничек сабак алып булмый ахры.

Чаллыдан 52 яшьлек берәү бушлай игъланнар сайтына бакча участогы сатуы турында белдерү урнаштыра. Аңа таныш булмаган кеше шалтырата һәм участокны сатып алырга теләвен әйтә. Акча күчерү өчен банк картасы реквизитларын сорый. Сатучы мәгълүматларны җиткергәннән соң аның счетыннан 15 мең сумы җилгә оча.

62 яшьлек ир дә шундый ук юл белән 19 мең сумнан артык акчасыннан колак кага. Ул алгы бүлмә өчен җиһаз сатарга уйлаган була.

Ә менә бер пенсионер ханымга хокук саклау органнары хезмәткәрләре булып шалтыраталар. «Юл һәлакәтенә тарыган» улын җаваплылыктан йолып калу өчен ул 48500 сум акчасын мошенникларга күчерә. Полицейскийлар мошенниклар шалтыраткан кәрәзле телефоннар номерларының Мәскәү һәм Сургут абонентларыныкы икәнен ачыклаган. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса