Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мәскәүдән Бангкокка очканда турбулентлык зонасына эләккән самолетта булган Гөлназ Хәлфина: «Кем чукына, кем «бисмилла» укып, үлемне каршыларга әзерләнгән идек» [+ВИДЕО]

Мәскәүдән Бангкокка 9 сәгать очучы "Аэрофлот" компаниясенең "Боинг 777" самолеты тиздән "Суварнапхум" аэропортында утырырга тиеш булган. 40 минут кала, экипаж пассажирларга бар да яхшы икәнен һәм Бангкокта нинди һава торышы көткәнен хәбәр итә.

Тик кинәт... Турбулентлык зонасы башлана һәм очкыч эчендә кешеләр, сумкалар, ашамлыклар, хәтта утыргычлар оча башлый. Бер минутка якын вакыт эчендә 27 пассажир җәрәхәт ала, алар арасында Уфадан Гөлназ Хәлфина да була. Ул тормыш иптәше белән май бәйрәмнәрен диңгез буенда уздырырга планлаштыра.


- Болай буласын бөтенләй сизмәдек, очкыч тыныч кына барды. Миграция карточкаларын тутырып утырам, хәвефсезлек каешын эләктермәгән идем... Бервакыт самолет зур тизлек белән аска төшә башламасынмы?! Карыйм, кем чукына, кем "бисмилла" укый... Үлемне каршы алырга әзерләнә башладык. Мине кинәт өскә чөйде, башымны бәрдем һәм берникадәр ушыма килә алмый яттым. Уянуыма кулларым һәм борыным сынган иде. 20 минуттан самолет тыныч кына аэропортта утырды һәм безне "Ашыгыч ярдәм күрсәтү" табиблары каршы алды. Бангкок дәваханәсендә кул сөякләремне кисәкләрдән җыйдылар. Əлегә үзаллы бернәрсә дә эшли алмыйм. Хәлем бераз яхшырса, бер атнадан Россиягә кайтарып җибәрергә тиешләр. Моныңчы да очкычларга утырырга курка идем, моннан соң йөз кат уйлыйчакмын, исән-сау туган ягыма кайтып гына җитми.

Азалия ИСМƏГЫЙЛЕВА

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса