Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мәскәү мәктәбендә ике кеше үтергән укучы ике винтовка белән коралланган була

263 нче номерлы Мәскәү мәктәбенә үтеп кереп, ике кеше үтергән укучы егет ике винтовка белән коралланган булган, дип хәбәр итәләр РФ ЭЭМның матбугат үзәгендә. Хәзерге вакытта җинаятьче кулга алынган. Мәгълүматлар буенча, барлык укучылар һәм укытучылар да эвакуацияләнгән, аларның берсе дә зыян күрмәгән. Тикшерүчеләр ҖКның өч маддәсе буенча эш кузгатканнар: "Заложникны...

263 нче номерлы Мәскәү мәктәбенә үтеп кереп, ике кеше үтергән укучы егет ике винтовка белән коралланган булган, дип хәбәр итәләр РФ ЭЭМның матбугат үзәгендә.

Хәзерге вакытта җинаятьче кулга алынган.

Мәгълүматлар буенча, барлык укучылар һәм укытучылар да эвакуацияләнгән, аларның берсе дә зыян күрмәгән.

Тикшерүчеләр ҖКның өч маддәсе буенча эш кузгатканнар: "Заложникны кулга алу", "Үтерү" һәм "Полиция хезмәткәре тормышына янау", дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитеты.

Исегезгә төшерәбез, мәктәпкә үтеп кергән әлеге егетне каравылчы тоткарларга ниятли, тик үзенә корал белән янагач, каршылык күрсәтми. Каравылчы хәвефсезлек төймәсенә басып өлгерә. Егет биология кабинетына таба хәрәкәт итә. Юлында очраган бер укытучыны атып үтерә.

10нчы сыйныфлар дәресе барган биология кабинетына үтеп керә. Биредә 20дән артык укучы һәм укытучыны тоткын итеп ала, чыгармыйча тора.

Хәвефсезлек төймәсе эшли башлау белән үк мәктәпкә полиция хезмәткәрләре килеп җитә. Тик җинаятьче әлеге сыйныф тәрәзәсеннән ут ачып, ике хокук сакчысын яралый. Хокук сакчыларының берсе вакыйга булган урында вафат була.

Хәзерге вакытта егеттән сорау алу бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250