Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Москва слезам не верит» фильмы белән күпләрнең йөрәген яулаган Алексей Баталов вафат булды

Кичә Алексей Баталов вафат булды. "Москва слезам не верит" фильмындагы Гоша роле белән күпләрнең күңеленә кереп калган артист аягы сынып, ике атна хастаханәдә ятканнан соң, реабилитация үзәгенә күчерелгән булган.

Алексей Баталов 1928 елда туган. Беренче тапкыр 1944 елда "Зоя" фильмында төшкән. Актер катнашында 40 картина төшерелгән, өч фильмның - "Шинель", "Три толстяка" һәм "Игрок"ның режиссеры булган.

2008 елда легендар актер хөрмәтенә Бөгелмә дәүләт драматик театрына Алексей Баталов исеме бирелгән.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса