Мошенниклыкта гаепләнүче әлмәтле Галина Натальинага карата хөкем карары үз көченә керде.
Суд әлеге хатын-кызның 2010 елның 16 июненнән алып 2012 елның 26 декабренә кадәр гражданнардан алдау юлы белән милекләрен һәм акчаларын кулга төшерүен ачыклый.
Шәһәрнең "Здоровье" массаж салонында эшләүче 41 яшьлек сатучы-консультант кайтарып бирү шарты белән һәм кулланган өчен процентлар да өстәячәген әйтеп, кешеләрдән бурычка акча ала. Ләкин вәгъдәсе сүздә генә кала билгеле.
Процедуралар узган пенсионер-клиентларга кырыгалдар массаж ясау җайланмаларын сатып алырга да тәкъдим итә. Ризалыкларын алу белән үк сатучы алардан әлеге товар өчен 100% күләмендә акча ала. Үз чиратында исә, товарны бернинди каршылыкларсыз китереләчәген вәгъдә итә. Акчаны үз файдасында куллана.
2 ел эшләү дәверендә Галина Натальина 24 пенсионерны алдарга өлгерә. Барлык китерелгән зыян 2 млн сум тирәсе.
Әлмәт шәһәр суды 2013 елның 16 декабрендә Галина Натальинаны РФ ҖКның 159 нчы маддәсе, 2, 3 нче кисәгендә каралган җинаятьләрне кылуда гаепле дип таба һәм аны штрафтан башка гомум режимдагы төзәтү колониясенә 4 елга ирегеннән мәхрүм итә. Моннан тыш, суд карары белән Натальинадан зыян күрүчеләр файдасына 1 млн 700 мең сум акча алыначак. Хатын-кыз суд залында ук кулга алынды.
Хөкем карары белән риза булмыйча жалоба бирелгән һәм ТР Верховный судының 2014 елның 4 февралендәге апелляцион билгеләмәсе белән үзгәртелгән. РФ ҖКның 69 нчы маддәсе 3 нче кисәге нигезендә Г. Натальина 3 ел 7 айга ирегеннән мәхрүм ителгән. Хөкем карарының калган өлеше үзгәрешсез калган.
Әлмәт шәһәр суды биргән мәгълүматлар буенча әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа