Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Моношәһәрләрдә яшәүчеләр Россиянең башка төбәкләренә күченеп киткән очракта аларга акча бирелергә мөмкин

Моношәһәрләрдә яшәүчеләр Россиянең башка төбәкләренә күченеп киткән очракта, кеше башына 200әр мең сум һәм гаиләсе өчен 300 мең сум акча алырга мөмкиннәр.

Ерак Көнчыгышка күченгәннәргә 400әр мең һәм гаиләсенә 800 мең сум биреләчәк. Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин әлеге яңалыкны халыкны яңа урынга күчерү программасына кертеп, аны Дмитрий Медведев катнашында узган мәшгульлек буенча киңәшмәдә тәкъдим иткән. Аны 2014 елдан ук башлап җибәрмәкчеләр.
Әлеге программа буенча җәмгысы 60 мең кешене яңа урынга күчерергә тәкъдим ителә. Көндәлек хезмәт миграциясе кысаларында тагын 25 мең кешегә ярдәм итү күздә тотыла: өч ай дәвамында аларга торак өчен тәүлегенә 550 сум акча түләп торырга һәм эш урынына барып-кайтып йөрү өчен 10 мең сум акча бүлеп бирергә мөмкиннәр.
Мондый программа бюджетка 14,5 миллиард сумга төшәчәк, 3,64 миллиард сумны төбәк бюджетлары өстәргә тиеш булачак. Тик анда эшсезлек дәрәҗәсе Россиядәге уртача күрсәткечтән (сентябрь аенда - 5,3 процент) югарырак булган моношәһәрләрдә яшәүчеләр генә катнаша ала. Россиядәге 342 мо­ношәһәрнең 142се шундыйлар рәтенә керә.Әлеге яңалыкны ишеткәннән соң, "Ватаным Татарстан" газетасы Татарстандагы моношәһәрләрнең хәле белән кызыксынды. Көттереп кенә булса да, Икътисад министрлыгы безнең сорауларга җавап хаты юллады. Анда күрсәтелгәнчә, бүген республикада 7 моношәһәр исәпләнә: Чаллы, Чистай, Яшел Үзән, Менделеевск, Алабуга, Түбән Кама, Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәcе.

Саннар күрсәткәндә, хәлләр болайрак тора: Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе - 0,98 процент, Чистайда - 3,48 процент, Яшел Үзәндә - 3,7 процент, Менделеевскида - 1,26 процент, Алабугада - 1,67 процент, Түбән Камада - 0,89 процент. Иң югары күрсәткеч Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәдә - 4,85 процент. Хәлне яхшырту максатыннан хәзерге вакытта республикада Кама Аланы моношәһәренең 2015 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше программасы эшләнелә. Аның нигезендә эшсез халыкны эшмәкәрлек өлкә­сенә тартып, әлеге юнәлештә аларга ярдәм күрсәтергә планлаштырыла.
Күргәнебезчә, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе Россиянең уртача күрсәткечен­нән (5,3 процент) күпкә түбән. Димәк, безнең халыкка күченеп китеп эшләү куркынычы янамый. Республиканың Икътисад министрлыгы белгечләре әйтүенчә, бу яңалык фәкать эре предприятиеләрнең мөшкел хәлдә калулары нәтиҗәсендә алга таба үсеш кичерә алмаган Россия моношәһәрләренә генә кагыла. "Татарстанда андый моношәһәрләр юк!" - диелгән җавап хатында.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250