Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мәктәпләрдә яңа фән барлыкка килергә мөмкин

Тиздән Россия мәктәпләрендә музыка уен коралында уйнарга өйрәтә торган фән барлыкка килмәгәе. Мәктәп программасына яңа фәннәр өстәп, кайберләрен алып атып «уйнарга» яратучылар шундый карар кабул итәргә мөмкин.

Дөрес, барысы да балалар, аларның якты киләчәге өчен эшләнә. Мәгариф өлкәсе белгечләре Кытайны үрнәк итеп китерә. Анда һәр бала музыка уен коралында да уйнарга өйрәнә икән. «Бу киләчәктә аларның барысы да оркестрда уйнаячак дигән сүз түгел. Тик андый бала калганнарга караганда тизрәк айпад ясаячак, чөнки музыкаль белем алган бала базар системасында көндәшлеккә сәләтле булып үсә», - ди РФ Хөкүмәте Рәисенең урынбасары Ольга Голодец.

Өстәмә сәләт-мавыгуларның булуы беркемгә дә комачауламый, әлбәттә. Берсе булмаса, икенчесенең кирәге чыгып кую ихтималы бар бит. Юкка гына ата-аналар балаларын сәнгать мәктәбе ише җиргә, төрле түгәрәкләргә йөртмидер. Яңа дәрес турындагы якты хыялның кайчан тормышка ашачагы гына билгесез. Укучылар дәреслекләр җитешмәүдән тилмерә, һәрберсенә уен коралы җиткерү турында да уйлана башласаң...

«Шәһри Казан»

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250