Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мәктәп янган, зыян күрүчеләр бар

ТР МЧСының матбугат хезмәте хәбәр итүенә караганда, кичә бер мәктәптә янгын чыга.

Казан мәктәбенең 1 нче катында урнашкан технология кабинетында чыккан янгын нәтиҗәсендә 25 яшьлек технология укытучысы һәм 70 яшьлек эшче зыян күрәләр. Укытучы сөйләвенчә, ул слесарьлык мастерскоенда утны кабызып калдырып чыгып китә һәм янгын сигнализациясе эшләгәнгә кире әйләнеп кайта. Ачык ишектән төтен чыга торган була. Педагог янгынны ут сүндергеч белән сүндерергә маташа. Аның әйтүенә караганда, идәндә электр яктырткычы астындагы урын яна торган була. Ашыгыч рәвештә мәктәптән 469 укучыны һәм 33 укытучыны чыгаралар. Зыян күргән 70 яшьлек кеше бинага агымдагы ремонт ясаучы эшче булып чыга. Тема Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса