Татарстанның барлык мәктәпләрендә 1 майга кадәр «Мәктәп экопатруле» бәйгесе бара. Ул уку елы башыннан башланып киткән иде.
Бу бәйгедә һәр мәктәп укучысы катнаша ала. Моның өчен кесә телефонына махсус мобиль кушымта урнаштырырга һәм мәгариф порталының логинын җыеп (ул һәр укучыда бар), анда теркәлергә кирәк.
Бәйге шартлары буенча, укучы законсыз чүплекләрне телефоны белән фотога төшерә һәм аны Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрә. Фотога төшерелгән урынның координатлары автомат рәвештә билгеләнәчәк, һәр законсыз чүплеккә карата тиешле чаралар күреләчәк.
Укучы җибәргән фото кабул ителсә, аңа балл куела. Иң күп балл җыючылар бәйгенең җиңүчеләре дип табыла. Катнашучылар "Иң актив укучы", "Иң актив сыйныф" һәм "Иң актив мәктәп" номинацияләрендә көч сынашачак. Бәйгедә катнашкан 33 иң актив укучы, 6 сыйныф һәм 9 мәктәп смартфон, планшет, велосипед кебек кыйммәтле бүләкләргә ия булачак.