Миңлебай авылында чыккан янгында бер ир кеше һәлак булган
8 гыйнварда дежур-диспетчер хезмәтенә Миңлебай авылында янгын чыгуы турында хәбәр килә.
Шалтыратучы совхоз бинасының икенче катындагы тәрәзәләрнең берсеннән төтен чыгуы турында әйтә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә 5 кв.м. мәйданда чүп өемен ут алган була. Янгын сүндерү барышында коткаручылар 1957 елгы ир-атка юлыгалар. Хәмер исереклегеннән тыш ул төтенгә тончыккан. 18 сәг. 28 мин. дигәндә 1964 елгы ир-ат мәетенә тап булалар. Ул сөрем исенә агуланып үлгән була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа