Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Миңлебай станциясендә билгесез җәнлек 100дән артык йорт кошын буган

Әлмәт районы Миңлебай станциясендә коточкыч хәл була.

Шоссейная урамында урнашкан йортларның берсендә яшәүчеләр иртә таңнан ишек алларына чыгу белән сәер күренешкә юлыгалар: 120 баш казлары җирдә тәгәрәшеп ята, кайберләре бик нык яраланган, күпчелеге үлгән була.

-Күпчелек казларның муеннары, кайберләренең гәүдәләре җәрәхәтләнгән иде дип белдерә фермерларның улы. - Бу хайван төлке була алмый, чөнки дымлы җирдә аңа хас булмаган эре тәпи эзләре ярылып ята иде.

Миңлебай станциясендә нинди кыргый хайван "кунак булырга" өлгергән, монысы әлегә сер булып кала. Ә менә әлеге авылда сәер вакыйгалар моның белән генә тәмамланмый әлеге, биредә тагын 60 үрдәк һәм өч сарык буып үтерелә.

Авылда чупакабра Әлмәт районына килеп җиткән дигән сүзләр дә йөри. Интернет челтәрендә Татарстанның бериничә районында йорт хайваннарына һөҗүм итүләр турында еш яздылар. Тик менә халык телендә чупакабра дип аталган җәнлекне үзен күргән кеше әлегә табылганы юк.

Алсу Хәйбриева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250