Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Миңлебай казанышларга бай

Миңлебай авыл җирлеге 2011 елда зур бүләккә лаек булды. "Санитар-экологик торыш, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча районның иң яхшы җирлеге" бәйгесендә ул беренче урынга лаек булды һәм ВАЗ-2107 машинасы белән бүләкләнде. Менә ичмасам казаныш!

Миңлебайлылар тагын бер тапкыр бердәм, тырыш булуларын исбатладылар. Гомумән, биредә җитәкчелек тарафыннан да бар нәрсәгә дә җитди караш салынган, халык та тырмашып дөнья көтә.
Узган ел үзидарә биләмәсендә башкарылган эшләр дә шактый. Менә алар: 813 метр озынлыкта югары басымлы газүткәргеч төзелеше тәмамланган, Молодежная урамына асфальт җәелгән, авыл җирлеге депутаты Ф.Щелков ярдәме белән мәктәпкә ремонт ясауга 600 мең сум күләмендә акчалар бүлеп бирелгән, Миңлебай станциясендәге Лесная урамында АЭС көче белән ике трансформатор һәм электр тапшыру терәге алыштырылган. Шулай ук биредә халыкны аеруча борчыган мәсьәлә - су белән тәэмин ителеш чишелеш тапкан, 1684 метр озынлыкта суүткәргеч уздырылган. Әлеге чорда урамнарга өстәмә яткыргычлар урнаштырылган, Мансуров шәхси предприятисе ярдәмендә Ш.Бикчурин һәм А.Ишморатов урамнары белән Әлмәт-Лениногорск трассасы киселешендә "җәяүлеләргә юл аша чыгу" билгесе һәм тукталыш павильоны куелган.
Авыл җирлеге башлыгы Илдар Рахимов сүзләренә караганда, бюджетның төп керем өлешен милеккә, җиргә һәм физик затларның керемнәренә булган салым алып тора. 2011 ел өчен бюджет үтәлеше 137 % тәшкил иткән. Шулай да салымнарны вакытында түләмәүчеләр бар әле.
Миңлебай авылында һәм Миңлебай станциясендә бүген 2006 кеше яши. Әйдәп баручы ярдәмче хуҗалыкларга терлек асрау һәм аларның баш санын саклау буенча финанс ярдәме күрсәтү максатында авыл җирлеге җитәкчелеге тарафыннан азык сатып алуга халыкка 4130 сум күләмендә субсидия бүлеп бирелгән.
Ел саен авылда бәйрәмнәр, истәлекле даталарны билгеләүгә дә игътибар бирелә. Җиңү бәйрәмендә һәм Өлкәннәр көнендә ветераннарга азык-төлек каплары өләшүдән һәм чәй өстәле артында бәйрәм уздырудан тыш, Алабугага сәяхәт тә оештырылган. Балаларны яклау көнендә ятимнәргә һәм инвалид сабыйларга театральләштерелгән тамаша үткәрелгән. Әлеге чараларда миңлебайлыларга "Татнефть" ААҖ, "Союз-Агро" ҖЧҖ, "Татнефтедор", "Стройкомплект+", "СМП Нефтегаз" матди яктан зур ярдәм күрсәткән. Шулай ук авыл җирлеге депутатлары, эшмәкәрләр дә саллы өлеш керткән.
Миңлебайда үзләренә генә хас булган күркәм традиция яши, дөресрәге, аңа сентябрь аенда нигез салынган: авылда "Беренче сыйныф укучылары аллеясы" булдырылган. Биредә белем иленә аяк баскан балалар агач утырта, шул рәвешле авылны яшелләндерүгә өлеш кертә. Әлегә аллеяда 22 агач исәпләнә. Язын исә Сабантуй мәйданында 113 агач утыртылган.
2012 елгы планнарга килгәндә, алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт: Миңлебай станциясендә су белән тәэмин ителешне дәвам итү, Молодежная урамына асфальт җәю, авыл читен яшелләндерү. Шулай ук авыл клубының түбәсен ремонтлау да планлаштырыла.

Г.ГЫЙЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250