Микродулкынлы мич урлаган егеткә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү яный
34 яшьлек ир-егет аны бер фатирда яшәгән апасы өйдә юклыктан файдаланып урлый.
Сатудан кергән акчаны үзе өчен туздыра. Гаепләнүче урлашуын таный. Полиция вәкилләре ачыклаганча, Чаллы кешесе элек тә хулиганлык һәм талау өчен җинаять җаваплылыгына тартылган була. Хәзер исә аңа 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа