Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мигрантлар имтихан тапшырды

Россиядә эшләргә теләүче мигрантлар хәзер рус теленнән имтихан тапшырырга тиеш булачак.

1 декабрьдән Федераль законның «РФдә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында» бүлегенә тиешле төзәтмәләр кертелде.

Декабрьнең беренче көнендә Казанда - Казан федераль университеты һәм Идарә, икътисад һәм хокук институтында ике имтихан тапшыру пункты ачылды. Соңгысында 20 чит ил вәкиле үзен сынап караган. Мигрантлар - Таҗикстан һәм Үзбәкстан кебек элекке совет илләреннән. Ниятләре - озакламый ачылачак «Яңа Тура» технополисында эшли башлаганчы, рәсми рөхсәт алу.
Чит ил вәкилләре арасында рус теленнән имтихан «барсаң була, бармасаң да ярый» принцибы буенча гына уздырылмый. Россия федераль миграция хезмәте вәкиле Зәлинә Корнилованың әйтүенчә, рус теленнән имтихан тапшыру турында сертификаты булмаган мигрант рәсми рәвештә эшкә урнаша алмаячак. «Визасыз илләрдән килеп, торак-коммуналь хуҗалык, сәүдә һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү кебек өлкәләрдә эшләргә теләүчеләрнең рус теленнән нигез белеме булырга тиеш», - дип белдерде З. Корнилова.
Имтихан БДИ рәвешендә әзерләнгән. Биремнәр язылган кәгазь, нәкъ дәүләт имтиханындагы кебек, махсус конверт эчендә саклана. Вакыты җитмичә, аларны беркем дә ача алмый. Эшләр тикшерелгәч, биремнәр юкка чыгарыла. Оештыручыларның әйтүенчә, бу төрле гаделсезлекләр килеп чыкмасын өчен шулай эшләнә. Тик, БДИдан аермалы буларак, мигрантлар тапшыра торган имтихан түләүле. Пошлинаның минималь бәясе - 3000 сум. Бу акча уку йортлары бюджетына тапшырыла. Имтихан тапшыру пункты үз бәясен тәкъдим итәргә дә мөмкин.

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250