Әлмәт таңнары

Мәхәббәт түгел бу...

«Шәһри Казан» газетасының 23 август санында басылган «Бәргәләнгән күңел» язмасын укыгач, кулыма каләм алырга булдым. Бер очрашудан соң үземнең дә күңелем бәргәләнә.

Эш буенча шактый кеше белән аралашырга туры килә. Шундый бер нәтиҗәгә килдем: күп кешегә, туганнары, якыннары яннарында булсалар да, ялгызлык хисе хас. Кайберләре белән очрашасың да, еракка киткән кораб кебек, күз алдыннан югалтасың, ә кайберләре, үз ярын таба алмыйча, маяк эзләгән көймәдәй, кабат-кабат килеп, гел уйдан чыкмый.

Танышым Диана белән дә шулай булды…Эш буенча гына танышсак та, тормыш хәлләре турында сөйләшергә, ачылып китәргә форсат гел чыгып торды. Ире белән аерылышканнарына ун елдан артык икән инде. Башка кешегә өйләнгән булуына карамастан, Диананың әле дә аның кире кайтуына өметләнүе, иренең хыянәтен кичереп, үзенең дә гаебен тануы миңа серле бер табышмак булып тоелды.

Беркөнне башка кешегә кияүгә чыгарга ризалык бирүен әйтеп, ул мине үзенә кунакка чакырды. Танышымның сүзләрен аяк астына саласым килмичә, сугылып чыгарга булдым. Ике ялгыз язмышның әле яңа кушылып, җырдагыча, «ялгыз да түгел, парлы да түгел, хисләр бар кебек, әмма мәхәббәт түгел…» чагы иде.

Гомер узгач, алтын көзгә кергәндә җайлашуның, ай-hай, авыр икәненә тагын бер кат инандым. Берсе күпме тырышса да, яраткан хатынын үлем тырнагыннан саклап кала алмаганына үкенеп, менә ике ел инде оныта алмый, сагыш утында яна. Икенчесе тормыш ыгы-зыгыларында гаилә учагын саклый алмаган. Яшьли сайлаган яры чирек гасыр бергә гомер кичергәннән соң башка кеше янына киткән. Күпме моң, хәсрәт аша, бер-берсенә терәк булырга теләп, җитәкләшеп гомер көзенә бергә атларга ният кылган бу икәү. Ничә еллар ир назыннан мәхрүм булган, сөюе кимсетелгән танышыма бу ир терәк була алырмы? Бераздан өмете бөтенләй өзелеп, тагын бер кат җан ярасы алмасмы? Борчылдым, уйландым... Танышымны язмышның бу ярыннан йолып аласым килде хәтта. Әмма кеше язмышына кагылырга ярамый... Борчу катыш уйлар белән кайтыр юлга чыктым. Сабырлык, бәхет, мәхәббәт бир, Раббым, бу парлы ялгызларга...

http://shahrikazan.com/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки